Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

ОРВИ билгеләре булу сәбәпле, Татарстанда 6,8 мең бала укудан читләштерелгән

Уку елы башланганнан бирле барлыгы 6833 баланы дәресләргә кертмәгәннәр.

Татарстанда 1 сентябрьдән башлап иртәнге тикшерүләрдә ОРВИ билгеләре һәм температура күтәрелү ачыклану аркасында, 6,8 мең мәктәп укучысы укудан читләштерелгән.

«Узган тәүлектә белем бирү оешмаларында оештырылган иртәнге тикшерүләрдә температура яки кискен вирус респиратор инфекцияләре билгеләре булган 380 бала булудан читләштерелгән», — дип сөйләде «Татар-информ» да матбугат конференциясендә Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина.

Уку елы башланганнан бирле барлыгы 6833 баланы дәресләргә кертмәгәннәр.

Любовь Авдонина сөйләгәнчә, Татарстанда авыручы укучылар күп булу сәбәпле 16 сыйныф укудан читләштерелгән. 305 укучы өйдә дәвалана.

«Азнакайда 14 сыйныф, Баулыда 2 сыйныф укудан читләштерелгән», — диде ведомство җитәкчесе урынбасары. 

Фото: pixabay.com

Чыганак:  https://tatar-inform.tatar/news/health/24-09-2021/orvi-bilgel-re-bulu-s-b-ple-tatarstanda-6-8-me-bala-ukudan-chitl-shterelg-n-5838948

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X