Голикова 30ыннан 7 ноябрьгә кадәрге чорны ял көннәре дип игълан итәргә тәкъдим итте
Вице-премьер моны коронавирус инфекциясенә бәйле вазгыятьнең киеренке булуы белән аңлата.
РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Татьяна Голикова коронавирус инфекциясенә бәйле вазгыять аркасында 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәрге чорны ял көннәре дип игълан итү тәкъдиме белән чыкты. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
Вице-премьер шундый инициатива белән Россия Президенты Владимир Путинга мөрәҗәгать итәргә тәкъдим итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев