Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Баулылар туры эфирда сораулар бирә алачак

27 сентябрьдә, 10:00 сәгатьтә “Бердәм Россия” партиясе рәисе Дмитрий Медведевның төбәк иҗтимагый кабул итү бүлеге Инстаграм аккаунтында Бөтенроссия мәктәпкәчә яшьтәге балаларның ата-аналарын кабул итү көне кысаларында туры элемтә узачак.

Спикерлар Дәүләт Советы депутаты, Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова, Татарстанның мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова һәм Россиядә ел тәрбиячесе – 2020 Бөтенроссия бәйгесе лауреаты, 311 нче мәктәпкәчә белем бирү оешмасының музыка җитәкчесе Юрий Шулятьев булачак.

Туры элемтәдән соң, 11:00-12:00 сәгатьләрдә спикерлар республика халкын кабул итәчәк. Моның өчен алдан язылырга кирәк. 8 843 238 1000 телефоны аша мөрәҗәгать калдырырга һәм өстәмә мәгълүмат белешергә була.

Сораулар шулай ук WhatsApp (8-987-205-00-63) мессенджерына, 8-800-201-16-00 телефонына (Минем депутат порталы) һәм op@tatarstan.er.ru электрон почтасына да кабул ителә.

Чыганак: https://tatar-inform.tatarnews/society/24-09-2021/m-kt-pk-ch-yasht-ge-balalarny-ata-analary-tury-efirda-soraular-bir-alachak-5838944

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев