Баулының Садовая урамында әллә кайдан үзенә тартып торган йорт күзгә ташлана. Май чүлмәгенең тышыннан билгеле дигәндәй, челтәрле бизәкләр белән бизәлгән йортның капка төбеннән үк күз явын алырлык матурлык башлана. Биредә Рәмзия һәм Ирек Вәлитовлар гомер кичерә.
Капкадан килеп керү белән, төрле чүлмәкләрдәге чәчәкләр күзгә чалына. Чәчәкләр дә йорт хуҗасы күңел биреп үзе ясаган гөл савытларында рәхәтләнеп чәчәк атып утыралар. Йорт хужалары Ирек абый белән Рәмзия апа Вәлитовлар икесе дә тумышлары белән Салих авылыннан. Алар, яшьлекләрендә кавышып, матур гаилә коралар, балалар үстерәләр. 1992 елда үз көчләре белән йорт салып керәләр. Хәзер бергә парлы гомер кичерүләренә дә 47 ел булып киткән. Район күләмендә үткән “Иң матур ишегалды” бәйгеләрендә Вәлитовларның йортлары күп тапкырлар җиңү яулаган.
Бакчалары оҗмах бакчасына тиң, биредә һәр яшелчә, һәр чәчәк уз урынында. Уңган хуҗаларның яшелчә-җимешләре, июль башы гына булуына карамастан, уңыш бирә дә башлаган. Теплицаларында кызарып борычлар, баклажаннар җитешеп килә. Төрле сортлы помидорлары да оныкларын сыйларлык кызарган да инде.
Үстерү, гел карап, су сибеп тору кебек эшләр үзәккә үтсә дә, аннары җимешләрен татып карауга ни җитә соң? Хәер, Вәлитовлар һич кенә дә бу эшләрдән авырсынмый. Бакчаларында уңган хуҗаларның бер генә дә чүп тапмассың. Яшелчә-җимешләрнең һәребрсенең төпләре йомшартылган, каралган.
“Чүпкә үсәргә ирек бирмәскә кирәк, – ди Ирек абый. – Бер чүп күреп тә йолкымый калдырсаң, ул инде үрчергә генә тора, шуңа да вакытында эш итәргә кирәк”.
Спирея, астильба, клематис, гортензия, розалар һәм башка бик күп чәчәкләр –Вәлитовларның бакча күрке. Ирек абый белән Рәмзия апа һәр чәчәк, һәр яшелчә, җиләк-җимеш өчен икесе дә җаваплы. Икесенең дә күңелләре матурлыкка омтыла.
“Без кечкенәдән эшләп үскән балалар, – ди Рәмзия апа. – Без бала-чакта ул кадәр бакчаларда чәчәкләр үстерү юк иде, хәзер ниндиен генә үстермибез”.
Вәлитовлар бакчаларында яшелчә-җимеш, чәчәкләр генә түгел, ә төрле җимеш агачлары да үстерәләр. Абрикос, әстерхан чикләвеге, мандарин, виноград кебек экзотик үсемлекләр дә хуҗаларның бакчаларында урын алган. Ирек абыйны Баулы Мичурины дисәң дә була. Мәсәлән, ул груша агачына берничә төр агач ботакларын кушып, тәҗрибә үткәрә.
Ирек абый һәм Рәмзия апа Вәлитовлар әллә никадәр нигъмәтләр үстерергә, эшләгән эшләренә куанып яшәргә һәм әлеге бар матурлыкны башкалар белән дә бүлешергә әзер.
Һәвәскәр бакчачылар нинди серләре белән бүлеште? Алар турында бүген Баулы телевидениесе эфирыннан карый аласыз.
ФОТО: Айгөл Хөсәенова
Нет комментариев