Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бала тапкан авыл хатын-кызларына нинди пособиеләр каралган?

Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы белгечләре әлеге сорауга ачыклык кертә.

– Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының “Авыл җирендә, шәһәр тибындагы бистәләрдә даими яшәүче бала тапкан хатын-кызларга бер тапкыр бирелә торган түләү турында”гы (09.02.2018 елның 67нче номерлы) карары нигезендә авыл җирендә, шәһәр тибындагы бистәләрдә даими яшәүче хатын-кызларга бала тугач бер тапкыр түләү каралган.

Бер тапкыр бирелә торган түләү:

- мөрәҗәгать итү датасына кимендә өч ел авыл җирендә, шәһәр тибындагы бистәләрдә даими яшәүче 25 яшькә кадәрге хатын-кызларга, беренче бала туганда, 50 мең сум күләмендә;

- мөрәҗәгать иткән датага кимендә өч ел авыл җирендә, шәһәр тибындагы бистәләрдә даими яшәүче 29 яшькә кадәрге хатын-кызларга, өченче һәм аннан соңгы һәр бала туганда 100 мең сум күләмендә түләнә.

Бер тапкыр түләнә торган түләү, бала туганнан соң 6 айдан да соңга калмыйча мөрәҗәгать килгән булса, билгеләнә.

Бер тапкыр түләнә торган түләүне билгеләү өчен яшәү урыны буенча “Республика матди ярдәм (компенсация түләүләре) үзәге” дәүләт казна учреждениесе бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.


Фото: /pixabay.com

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/sorau-avap/bala-tapkan-avyl-khatyn-kyzlaryna-nindi-posobielr-karalgan

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X