Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмыш

“Озатып калды күпме аналар”

Илдә барган вакыйгаларга борчылып, күп кенә баулылар үзләренең күңелләрендә булган хисләрен шигырь юлларына сала. Салих авылында яшәүче Тәслия Галиева да шундый райондашларыбызның берсе. Ул “Баулы-информ”га “Озатып калды күпме аналар” шигырен җибәрде.

 

Озатып калды күпме аналар

 

Фәрештәләр саклап йөртсен диеп,

Күпме ана теләк теләде.

Күрсәтмәскә тырышып күз яшьләрен,

Озатканда сагыш биләде.

 

Утта янма, суда батма, улым,

Көтәм синең исән кайтуың.

Сугышка дип үстергән мени соң,

Газиз ана кадерле улын.

 

Илебезнең данын саклар өчен,

Ир-егетләр китте сугышка.

Җиңү белән әйләнеп кайт, солдат,

Сине көткәннәрең хакына.

 

Күпме ана йөрәгенә сугыш

Төзәлмәслек сала ярасын.

Тыныч тормышларга ниләр җитә,

И Аллаһым безне сакласын.

 

Ана көтә төн йокламый улын,

Йокылары меңгә бүленә.

Кайда, ничек аның нарасые –

Хәвефле уйлар күңелендә.

 

Ана күңеле тыныч булыр иде

Әгәр кан коешлар булмаса.

Йөрәкне әрнетеп, шул сугыштан

Табутлары кайтып тормаса.

 

Тәслия Галиева

Салих авылы

 

Фото: https://photo.tatar-inform.ru/301022-Отправка/i-vpgm5Vf

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #баулы #баулыинформ