Баулы муниципаль районы ЗАГСында «Гаилә» социаль приютында тәрбияләнүчеләр кунакта булдылар.
ЗАГС бүлеге җитәкчесе Сирена Мурсалимова приют балаларын бүлек эшчәнлеге белән таныштырды. Алар биредә никахтан тыш бала туу, аерылышу, баланың әтисен билгеләү, исем алмаштыру, уллыкка алу һәм үлем теркәлүен белделәр.
Балалар өчен бүлек бинасы буенча экскурсия оештырылды. Алар тантаналы теркәүләр залында, архивта, гаризалар кабул ителә торган кабинетларда булдылар. Балаларны статистик саннар, районда демография торышы, кияү һәм кәләшләрнең яше, яңа туган балаларның популяр исемнәре кызыксындырды.
Нет комментариев