Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Все рубрики

Уйныйбызмы? Өстәлдә!

Өстәл уеннары – вакытны күңелле һәм файдалы итеп үткәрүнең бик яхшы варианты, бигрәк тә үзизоляция вакытында.

Өстәл уеннарының өстенлеге – уен предметларының өстәлгә яки уенчыларның кулларына сыеп бетәрлек булуы. Шулай ук урамга да чыгасы юк, бу да үзизоляция чорында бик мөһим. Домино, шашка, шахмат – болары инде классика, һәм шашканы туйганчы уйнагансыздыр, мөгаен. “Үзизоляцияле” язгы көннәрдә гаиләне берләштерүче, фикер йөртүне үстерүче, кәефне күтәрүче башка кызыклы мавыгуларны карап үтик.

 

ДЖЕНГА. Бу уенга инде 50 елга якын булса да, Россиядә ул бүгенге көндә популярлаша бара. Сүз уңаеннан, ә сез әлеге уенны тумышы белән Танзаниядән булган инглиз хатын-кызы уйлап тапканын белә идегезме? Уенның асылы, агач блокларны бер-берсе өстенә өя барып, башня ясаудан гыйбарәт. Күрәсең, Танзаниядә балаларга күңелсез булган да кул астында агачтан башка предмет булмаган. Бүгенге көндә “дженга” уенчыларда бик күп шатлык хисе тудыра.

 

СКРАБЛ. Әлеге уенны “Эрудит” дип тә атыйлар. Вакытны файдалы итеп уздыру өчен менә дигән уен, хәреф таный башлаган, хәрефләрдән сүзләр төзи белгән балалар өчен аеруча. Уенның асылы да шуннан гыйбарәт: фишка-хәрефләрдән сүзләр төзү. Кем күбрәк сүз җыя, күбрәк очко туплый, шул җиңә.

 

АКТИВИТИ. Иң шау-шулы уеннарның берсе. Уенчылар, карточка буенча биремнәрне үтәп, зирәклек, тапкырлык, хыяллана белүләрен күрсәтә белергә тиеш. Балалар һәм яшүсмерләр өчен уенның төрле төрләре бар. “Активити”ны сәгатьләр буе уйнарга мөмкин, вакытның үткәне сизелми дә. Сүз уңаеннан, ә сез әлеге уенның авторлары кешеләрне берләштерү, аларны планшетлардан һәм телефоннардан аерып тору максатын куйганнарын белә идегезме? Алар максатларына ирешкәннәр, дип уйлыйбыз – реаль аралашу, якыннарың белән аралашудан канәгать булу, туйганчы көлү дуслар һәм гаилә әгъзалары белән мөнәсәбәтләрне ныгытырга мөмкинлек бирә.

 

ПАНДЕМИЯ. Әйе, бүгенге көндә актуаль булган шундый уен да бар, гәрчә ул 12 ел элек Германиядә уйлап табылган булса да, уенның асылы шунда: дөньяда куркыныч дүрт авыру тарала, һәм уенчыларга әлеге вируслардан дару уйлап табу зарур. “Пандемия”дә уенчылар медик, галим, тикшеренүче, төзүче ролендә булып карый. Уен җиңел түгел, ләкин аңа баш-аягың белән чумасың. Уен “кыры” – Җир картасы, анда инфекция чыганаклары ачыклана. Уенчылар, карточкалар буенча билгеле бер биремнәрне үтәп, уртак көч белән инфекция таралуны бетерәләр. Сүз уңаеннан, әлеге уенның максаты – көндәшлек тудыру түгел. Ул, планетаны йогышлы авырулардан һәм пандемияләрдән арындыру максатыннан, команданы берләштерүгә юнәлтелгән.

Кадерле укучыларыбыз, ә сез гадәти булмаган нинди өстәл уеннары беләсез?

Фото: pushkino.tv

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Славатруду #Бавлыинформ