Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Все рубрики

Май аена халык сынамышлары

Гомер-гомергә халык, табигать холкын күзәтеп, аңа яраклашырга тырышкан. Май аена халыкның нинди сынамышлары бар икән?

1 майда җылы булса, май ахыры салкынча булыр.

2 майда каен яфрак ярса, җәй коры килер.

3 майда ике яки өч катлы салават күпере чыкса, берничә көннән көчле яңгыр булыр.

3майда шомырт чәчәк атса, җәй җылы килер.

 

Фото: yandex.ru

5 майда төнлә салкынайтса, 40 көн буена иртәләр салкын булыр.
6 майда көн суык булып, бер атнада тагын кабатланса, җылы көз көтегез.

7 майдан соң, гадәттә, 12 суык була.

8 майда яңгыр яуса, арыш уңа.

9 майда бака кычкырса, солы тишелә башлый. Тугызында җил булса, бөтен җәй җилле булыр.

11 май көнне яңгыр булса, бөтен җәй яңгырлы булыр.

12 майда көчле җил - көчле яңгыр алып килә.

13 майның җылы киче һәм йолдызлы төне - мул уңыш билгесе.

14 майда көн бозыла икән, кыш салкын булыр.

15 май төнендә сандугач төне буе сайрап чыга икән, кояшлы көн көтегез.

16 майда шомырт чәчәк атса - салкынайта, шомырт чәчәге күп булса, яңгырлы җәй килә.

17 майда чыпчыклар төркемләп очса, көчле җил булыр.

18 майда каз суда коенса, көннәр җылыта.

19 майда чык күп төшеп, көн кояшлы булса, кыяр уңышы мулдан булыр.

20 майда кичке салават күпере - аяз, иртәнгесе яңгырлы көнгә. Төнлә су өстенә томан ятып, иртән юкка чыкса, аяз көннәргә ишарә.

21 майда яңгыр яуса, гөмбәле ел килә.

22 майда яңгыр яуса, бодай һәм арыш уңар.

23 майда яңгыр яуса, җәй яңгырлы килер. Тузганак чәчәкләре төштән соң 2дә, 3тә ябылса, яңгыр явар.

24 майда яңгыр сибәләсә, яңгырлы җәй юрыйлар.

25 майда төркем-төркем болытлар бер якка таба гына акса, коры көннәр килә.

26 майда карлыгачлар түбән очса, яңгыр көтегез.

27 майда яр карлыгачлары күренсә, җылы көннәр килә.

28 майда көн кызу булса, җәй дә җылы булыр.

29 майда суда төнбоек яфраклары күрсәгез, язгы суыклар бетте дигән сүз.

30 майда көн нинди булса, җәй дә шундый.

31 майда черкиләр болыт булып җыелса, матур һава торышына. Бал кортлары шомырт һәм миләш чәчәгенә кунса, июньнең беренче көне матур булыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Славатруду #Бавлыинформ