Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Все рубрики

Кешенең якын арада үләсен нинди билге аңлата?

Хәрәкәтләнү функцияләре начарлану кешенең үлеме якынлашуын аңлатырга мөмкин. Подробнее:

65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрнең хәрәкәтләнү функцияләре начарлану аның үлеме якынлашуын аңлатырга мөмкин. Бу турыда фәнни журналга сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.

Тикшеренү XX гасыр азагында башланган. 1985-1988 елларда француз һәм инглиз галимнәре социаль, үз-үзеңне тоту, биологик факторларның кешенең сәламәтлегенә йогынтысын өйрәнә. Биредә 35-65 яшьләр арасындагы алты мең кеше катнаша.


Аннары 2007-2016 елларда тикшеренүдә катнашучыларның хәрәкәтләнү функцияләрен өч тапкыр тикшерәләр. Йөрү тизлеге, урындыктан тору өчен кирәкле вакыт, тотып алу көче (хват), көндәлек тормышта кыенлыклар (киенү, бәдрәф куллану, ашарга пешерү, ризык алу кебек эшләр кыенлашу) кебек факторларны исәпкә алалар.

Өченче этап 2019 елның октябренә кадәр була. Бу вакытта белгечләр тикшеренүдә катнашучыларның үлеме очракларын терки. 

Шулай итеп, йөргәндә кыенлыклар булган очракта, үлем куркынычы 22 процентка, тотып алу көче кимү — 15 процентка, урындыктан торып басу кыенлашу — 14 процентка, көндәлек тормышта кыенлыклар барлыкка килү 30 процентка үлем куркынычын арттыра. 

Тикшеренүдә катнашучылар арасыннан үлүчеләрнең гомеренең соңгы ун елында урындыкта тору кыенлашкан, җиңел елда хәрәкәтләнү авыр булган, соңгы дүрт елда исә көнкүрештә кыенлыклар тугаy.

Фото: pixabay.com

Чыганак: https://intertat.tatar/news/questions_answers/09-08-2021/keshene-yakyn-arada-l-sen-nindi-bilge-a-lata-5832965

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Славатруду #Бавлыинформ