Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Все рубрики

Алдынгы механизаторларга бүләкләр тапшырылды

Бүген район башлыгы Рамил Гатиятуллин авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Талипов озатуында язгы кыр эшләренең барышы белән танышты. Алдынгы механизаторларга рәхмәт хатлары һәм акчалата бүләкләр тапшырды.

Район җитәкчелеге язгы кыр эшләре барышы белән танышуны иң зур һәм яхшы күрсәткечләре белән күпләргә үрнәк булган “Берлек” хуҗалыгыннан башлады.

– Һава шартлары бераз уңайлануга ук язгы кыр эшләре җанланып китә, – ди хуҗалык җитәкчесе Зөфәр Җәләев. – Безнең 5100 гектарга якын чәчүлек җирләребез бар. Иртә культуралардан бодай калып бара инде. Аны 400 гектар мәйданда чәчеп бетерәсебез бар. Йөз гектарда көнбагыш чәчә башлаган идек. Тик әле көннәр салкын, туфрак та салкын. Бераз соңракка калдырырбыз дип уйлыйм аны. 430 гектар мәйдан кукуруза чәчүне планлаштырабыз.100 гектарда борчак – ул бүген инде чәчелеп бетә. Егетләр соңга кадәр эшләп аны тәмам итәргә тиешләр. Карабодай, суданка чәчәсе бар. Алары да соңрак чәчеләчәк.

Җитәкче сүзләренчә, 850 гектарда уҗым культуралары минераль ашлама белән тукландырылган. Чәчүнең иң кызган вакытында кырда өч агрегат тәүлек әйләнәсе эшли. Бүгенге көндә басуларда утыз кеше хезмәт куя икән. Шундый уңганнар арасында механизатор булып эшләүче Радик Якупов та бар. Аның басудан әйләнеп килгәнен көтеп тордык.

– Мин унике елдан артык авыл хуҗалыгында эшлим, – ди Радик Якупов. – Эшем үземә ошый. Кечкенәдән үк техника арасында йөреп үстем. Техника төзек, кырда эшләве дә күңелле генә. Быел да һава шартлары яхшы торса, чәчүне алдынгылардан булып, вакытында төгәлләрбез дип уйлыйм.

Район башлыгы аңа рәхмәт хаты һәм акчалата бүләк тапшырды. Һәм бүген районда тулаем алганда, язгы кыр эшләренең 60 процентка якыны тәмамлануы хакында әйтте.

Кырдагы эшчеләрне озак тоткарлап тормыйча, җитәкчеләр “Николашкино” һәм “Хаҗиев” кырларында эшләүче механизаторлар янына ашыкты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Славатруду #Бавлыинформ