Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Баулылар – яшь күңеллеләр

Баулыда өченче буын университеты кабат эшли башлады. Бу республика белем бирү проекты пенсионерларга үзләренең сәләтләрен күрсәтергә мөмкинлек бирә.

Зоя Яковлева – өченче буын университетында беренче ел гына белем алмый. Өч бала анасы һәм 11 онык әбисе булуына да карамастан, ул – студент. Үзе әйтүенчә,   биредә ул үзен яшь итеп хис итә, чөнки аларның бер генә көннәре дә хәрәкәтсез узмый.

“Университетка 12 ел йөрим. Андагы дәресләрнең никадәр энрегия, яшәү көче  бирүен белсәгез сез... Миңа карап, балаларым һәм оныкларым да актив рәвештә спорт белән шөгыльләнә”, – ди Зоя Яковлева.

Башка студентлар да (ә алар 50дән артык) университетка бик теләп йөриләр: гимнастика ясыйлар, бассейнга йөриләр, теннис уйныйлар. Шулай ук, бик теләп, үзешчән сәнгатьтә катнашалар.

Университетның алыштыргысыз кураторы, шулай ук пенсионерлар өчен барлык чараларны оештыручы – Альбина Сәмигуллина. Ул, лаеклы ялга чыгуга ук, университет белән җитәкчелек итәргә алынган. Озак еллар мәгариф бүлегендә баш белгеч булып эшләгән кеше буларак, аңа мондый эшчәнлек белән шөгыльләнү яңалык түгел.

1 октябрдән башлап, Баулы пенсионерлары өчен компьютерда эшләргә өйрәнү дәресләре башланачак. Дәресләр атнага 2 тапкыр үткәреләчәк.

Бу хакта тулырак итеп “Хезмәткә дан” газетасыннан укырга мөмкин булачак

Фото: Айгөл Габдрәфыйкова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X