Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Татарстанда тагын 51 кеше коронавирус йоктырган

    Татарстанда коронавирус йоктыруның 51 яңа очрагы теркәлгән.

    «21 кеше хастаханәгә озатылды, 30 кеше өйдә дәвалана», — диелә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгыннан алынган хәбәрдә.

    Казанда 20 кеше авырый, Чаллыда — 14, Яшел Үзән һәм Тукай районнарында — өчәр, Әлмәт, Биектау, Алабуга районнарында — икешәр, Аксубай, Әтнә, Мамадыш, Түбән Кама, Питрәч районнарында берәр кеше авыру йоктырган.

    14 сентябрьгә Татарстанда Covid-19 йоктыруның 26 166 очрагы теркәлгән. Барлыгы 22 775 кеше савыккан, шул исәптән узган тәүлектә савыгучылар саны 54 кеше булган.

    1 042 261 кеше (үсеш — 3 850) вакцина ясаткан , шулар арасыннан 903 568 кеше икенче прививканы алган.

    Фото: /pixabay.com

    Чыганак: Ватаным Татарстан

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: