Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Татарстанда тагын 129 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган

Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 129 яңа очрагы ачыкланган.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, биш кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән.

«23 кеше хастаханәгә озатылган, 106 кеше өендә дәвалана», — диелә ведомство хәбәрендә.

Казанда — 62, Чаллыда — 28, Яшел Үзән һәм Түбән Кама районнарында — бишәр, Әлмәт районында — дүрт, Азнакай, Аксубай, Буа, Зәй һәм Тукай районнарында — өчәр, Бөгелмә һәм Чүпрәле районнарында — икешәр, Апас, Кукмара, Мамадыш, Нурлат, Питрәч һәм Сарман районнарында берәр очрак ачыкланган.

Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 28,7 мең очрагы теркәлгән, 24,1 мең кеше (шуларның 33е — узган тәүлектә) терелгән.

Республикада 1,2 миллионнан артык кеше коронавируска каршы прививка ясаткан, 987 мең кеше икенче дозаны да алган.

Фото: /pixabay.com

Чыганак: Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев