Беренче чиратта инфекция йоктырудан вакцинация сакларга тиеш.
Covid-19 коронавирусыннан дәваланган һәм әлеге авыруга антитәнчекләре булган кешеләргә дә авырудан яхшырак саклау өчен вакцинация кирәк.
«Хәтта коронавирус белән авырган һәм антитәнчекләре булган кешеләргә дә вакцина ревакцинация булып хезмәт итәчәк. <…> аларның антитәнчекләр титры вакцинациядән соң тагын да югарырак күтәреләчәк. Авыруга иммунитетлары югарырак булачак», — дип аңлата белгеч.
Өстәвенә, җиңел яки авыр формада коронавирус белән авыручыларга аеруча да прививка кирәк, чөнки аларның күбесе дәваланган вакытта стероидлы гормоннарның югары дозаларын алган. Аларның антитәнчекләренең саклау дәрәҗәсе бик түбән.
«Әлбәттә, әгәр аларга вакцина кертсәләр, аларның титры күтәреләчәк, алар киләчәктә яхшырак якланачак», — дип йомгаклады медик.
Фото: pixabay.com
Нет комментариев