Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Остеопороз белән балалар да чирләргә мөмкин

Кайчан гына остеопороз фәкать өлкән яшьтәгеләр генә авыруы булып саналды. Әмма тикшеренүләр күрсәткәнчә, сөякләрнең зәгыйфьлеге балалар һәм яшүсмерләргә дә янарга мөмкин.

Бер чир дә көнендә генә килеп чыкмый, нигездә, ул беленгән көненнән күпкә алданрак, хәтта балачактан ук башлана. Балаларда остеопорозның барлыкка килү сәбәпләре хакында Республика клиник балалар хастаханәсенең 3нче «Азино» поликлиникасында травматология-ортопедия  бүлеге мөдире, медицина фәннәре кандидаты, Казан дәүләт медицина университетының травматология, ортопедия, хирургия  һәм экстремаль хәлләр кафедрасы доценты Гөлнара Фәйзрахманова сөйли.

Велосипедтан яки таганнан егылып төшмәгән, тез башларын, терсәкләрен канатмый калган бала юктыр. Күпчелек очракта бераз сызлап, сыкрап тора да үтеп китә ул. Ә кайбер балалар өчен аз гына бәрелү дә гипс салу белән төгәлләнә. Сөякләрнең болай тиз сынып китүенә остеопороз сәбәп булырга мөмкин. Остеопорозның төп куркынычы да менә шул – әллә ни каты булмаган бәрелүдән дә сөякләр сына. Балалык чорында буыннар сызлау, умырткалыктагы авырту-сызланулар, баланың аяк-кулларын еш сындыруы әти-әниләрне сагайтырга тиеш.

Үсеп килүче организмда сөяк структурасы җенси җитлегү чорына кадәр формалаша.  Әлеге чор тәмамланганда гәүдә скелетының күп кенә өлешләрендә сөяк массасы 86 процентны тәшкил итә. Шуның өчен дә әлеге чорда баланың яшәү рәвешенә һәм туклануына аеруча игътибарлы булырга кирәк.

Остеопороз бүген мультифакторлы патология булып санала. Әлеге чирнең килеп чыгуы 75–80 процент генетик факторларга бәйле.

Балаларда остеопорозның еш очрау сәбәпләре һәм факторлары:

- организмның сөт ризыкларын кабул итмәве;

- рационда кальцийга бай ризыклар булмау;

- ит ризыкларын күп куллану;

- нерв анорексиясе;

- артык зур физик көчәнеш;

- эчәклекнең ялкынсынуы;

- озак вакытлар глюкокортикоидлар белән дәвалану;

- бәвел кудыргыч препаратлар куллану;

- җенси җитлегүнең тоткарлануы (аеруча кызларда);

- онкологик чирләр булу;

- шикәр диабеты;

- муковисцидоз.

Остеопорозны кисәтү:

- сөякләр нык булсын өчен кальций кирәк. Бигрәк тә балаларның интенсив үсеш чорында. Ә менә аның үзләштерелүе өчен D витамины җитәрлек булырга тиеш. D витамины ул – кояш. Җәйге-язгы айларда тәннең ачык урыннарын 15 минут кына кояшка күрсәтү дә җитә;

- табиб белән киңәшеп, кышкы-көзге чорда D витаминын куллану нәтиҗәле. (Әлеге витамин йомырка, майлы балык, гөмбәдә күп);

- рационда терлек продуктлары һәм үсемлек майлары – А витамины чыганаклары булсын;

- фосфор һәм фосфатларга бай ризыкларны мөмкин кадәр азрак кулланырга тырышыгыз (кызыл ит, ысланган ризыклар, газлы сулар, иттән әзерләнгән фабрикатлар);

- физик активлыкка игътибар итегез. Бала мөмкин кадәр күбрәк урамда, саф һавада уйнасын, кышларын – чана-чаңгыда, җәйләрен исә велосипедта йөрү, су коенуның файдасы бик зур; 

Остеопорозга китерү ихтималы булган чирләрдән вакытында дәваланыгыз.

Кальцийга бай ризыклар:

- сөт һәм сөт ризыклары;

- соядан әзерләнгән ризыклар;

- балык һәм диңгез ризыклары: майлы сардина, тюлька, хамса;

- сельдерей;

- зәйтүн;

- кәбестәнең барлык төре;

- күрәгә, йөзем;

- миндаль, кунжут, кабак орлыгы;

- дөге.


Фото: pixabay.com

Чыганак:  http://syuyumbike.ru/news/zdorovie/balalar-chire-tgel-disk-t

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев