ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларыннан күренгәнчә, Татарстанда узган тәүлектә 10 кеше яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе корбаны булган.
Аларның өчесе — 1942, 1953, 1955 елгы ир-атлар, җидесе — 1934, 1951,1956, 1959 (икәү), 1960 һәм 1972 елгы хатын-кызлар.
«Үлемнең сәбәбе патологоанатомик экспертиза үткәрү нәтиҗәсендә ачыкланды. Вирус идентификацияләнде. Мәрхүмнәрнең туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз», — дип искәрттеләр ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә.
Шул рәвешле, республикада коронавирус корбаннарының гомуми саны 857гә җитте.
Фото: pixabay.com
Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/abau-koronavirustan-10-keshe-vafat-bulgan
Нет комментариев