Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Кибеттән алып кайткан яшелчә һәм җиләк-җимешне дезинфекцияләргәме?

Коронавирус таралу куркынычы булу сәбәрле, дөньяда бар халык изоляция режимында яши.

АКШның Ратгер университетының азык-төлек продуктлары иминлеге буенча белгече, микробиолог Дональд Шаффнер кибеттән алып кайткан әйберләрне дезинфекцияләү турында фикерләрен әйткән. Бу турыда «Вести.Наука» хәбәр итте.

Дезинфекцияләү еш уздырыла торган кибетләргә генә барыгыз. Алар кәрзин, арбалар, башка өслекләрне даими чистартып торырга тиеш.

Әлегә бу вирус ризык аша күчә дигән теория исбатланмаган, ә фекалийлар аша булуы ихтимал, диелә бу хәбәрдә. Шулай да кибеттән алып кайткан әйберләр белән сак эш итү кирәк. Күпләр онлайн-сатып алуга күчә, тик бу очракта аны китереп бирә торган кешеләрнең сәламәтлегенә ышанып бетеп булмый.

Кибеттән алып кергән әйберләрне коридорда, баскыч төбендә тотып торыргамы? Әлбәттә, юк. Галимнәр ачыклаганча, SARS-CoV-2 коронавирусы авыру кешенең организмыннан тыш башка өслекләрдә ике-өч көн яши. Шулай да азык-төлек, мәсәлән, туңдырма яки ит ике-өч көндә бозылып бетә бит. Аннары башка авырулар килеп чыгуы бар.

Вирус бүлмә температурасында активлыгын киметә. Аның таркалу периоды сигез сәгать чамасы. Ләкин азык-төлеккә тиеп кенә, авыру йоктырудан курыкмаска кирәк, ди белгеч. Бөтен әйбер дә авыру белән йогышланмаган, аларга орынганнан соң ук, кешегә COVID-19 йога дигән сүз түгел.

Кибеттә дистанция саклагыз, иң яхшысы - кешеләрдән ике метр читтәрәк тору кирәк.

Кибеттән алып кайткан пакетларны дезинфекцияләү ихтыяҗы фәнни яктан нигезле түгел. Вирус тартмалар, пакетларда булыр дип курыксагыз, продуктларны юып алыгыз, өстәл янына утырыр алдыннан кулларыгызны кимендә 20 секунд сабынлап юыгыз. Яки антисептик белән эшкәртегез.

Шефнер сүзләренчә, яшел үләннәрне, яшелчәләрне сабынлап юарга кирәкми. Аларны яхшылап һәм озак итеп салкын суда юсаң җитә. Ашкайнату трактына сабын эләксә, кеше косарга, эче китәргә дә мөмкин. Сабын азык-төлек юар өчен чыгарылмый, ди ул.

Гигиена өлкәсендәге башка белгечләр сүзләренчә, әгәр вирус йоктырудан курыксагыз, берничә киңәш:

  • Өйгә алып кайткан товарларны өстәлнең аерым өлешенә генә куегыз. Сортларга аергач, продуктларны алып куйгач, өстәлнең бу урынын дезинфекцияләгез.
  • Катыргы өстендә вирус бер тәүлеккә кадәр саклана ала. Шуңа күрә ярмаларны катыргы тартмадан пластик контейнерга салып саклагыз.
  • Кибеткә бер тапкыр барганда, берничә көнгә җитәрлек товар алып кайту хәерле.


Фото:  http://pixabay.com

Чыганак:  https://intertat.tatar/news/questions_answers/02-04-2020/kibett-n-alyp-kaytkan-yashelch-m-il-k-imeshne-dezinfektsiyal-rg-me-5733153

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X