Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Баулыда авыручыларның саны кимеми

Бүгенге көндә Баулының инфекция госпиталендә 50 кеше дәвалана, аларның берсе реанимациядә. Бу хакта район җитәкчелеге белән очрашуда район үзәк хастаханәсе баш табибы Глеб Алексеев хәбәр итте.

Баш табиб сүзләренә караганда, вакцинация темпы кимегән. 13 сентябрьгә булган мәгълүматка караганда, районда 9440 кеше (өлкәннәрнең 30 проценты) яңа коронавирус инфекциясенә каршы прививка ясаткан. Бер атна эчендә 215 кеше вакцинация узган, ә алдагы атналарда 500әр кеше ясаткан булган.

Глеб Алексеев билгеләп үткәнчә, вирус безнең төбәктән китә алмый, чөнки коллектив иммунитет юк. Ковидка каршы вакцинация узган елның декабрендә үк башланган булса да, вируска каршы прививка ясатудан баш тартучылар бар. 

– Без ябык әйләнәдә кебек: кемдер, үзенең һәм якыннарының сәламәтлеге өчен борчылып, вакцинаны инде икенче тапкыр ясата. Ә прививкага каршы кешеләр безгә коллектив иммунитетка ирешергә, коронавирус инфекциясе таралуны туктатырга мөмкинлек бирми, – дип сөйләде бу уңайдан Баулы районы башлыгы Рамил Гатиятуллин.

Ул баш табибның вакцина ясатырга ярамау турындагы белешмәләрне бирү кагыйдәләре турында тагын бер кат сөйләвен үтенде.

– Ковидка каршы прививкадан медотвод бары махсус медкомиссия карары буенча гына бирелә, – дип ассызыклады Глеб Алексеев. – Мондый белешмәдә берничә белгечнең имзасы булырга тиеш. Медотвод кискен авырулар очрагында бирелергә мөмкин. Белешмә ике атнадан бер айга кадәр бирелә – шуннан да күбрәк вакытка түгел.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев