Җәмгыять рубрикасы буенча яңалыклар
-
Ипине көненә нинди күләмдә ашарга була?
Ипине көненә кирәкле күләмдә ашасаң, ул организм өчен файдалы гына.
-
Бөек Ватан сугышы ветераннары Җиңүнең 79 еллыгына бер тапкыр түләнә торган акча алдылар
Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге апрель аенда Бөек Ватан сугышында катнашкан 194 ветеранга Җиңү көненә ел саен бирелә торган 10ар мең сум күләмендә акча түләде.
-
Авыл хуҗалыгы ярминкәсенә рәхим итегез!
Ярминкә Агросәнәгать паркында, 20 апрельдә, Баулы шәһәре, Промышленная урамы, 14а йорт адресы буенча узачак. Башлана 8:00 сәгатьтә.
-
Талпанга каршы көрәш
22 апрельдә Баулының кайбер җәмәгать урыннары талпанга каршы эшкәртеләчәк.
-
Май аенда кайбер гражданнарның пенсиясе арта
Май аенда очу экипажлары әгъзаларының һәм күмер тармагы хезмәткәрләренең пенсияләрен арттырачаклар.
-
Татар Кандызы авылында ел саен Карга боткасы пешә
Татар халкының матур йолалары, борынгы гадәтләре Баулы районында сакланып калып, яшь буынга аларны өйрәтеп калдыруда да зур эшләр башкарыла. Карга боткасы пешерү дә шуның ачык мисалы. Быел аны 20нче тапкыр пешерделәр. Чараны җирле “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә оештырды.
-
Рәис Миннегалимов: “Бар дөньябыз 15 минут эчендә янып бетте»
109нчы янгын сүндерү-коткару подразделениесе хезмәткәрләре килеп җиткәндә, Фәнүзә һәм Рәис Миннегелимовларның йорт түбәсе яна һәм ут өй эченә күчкән була. Ут түбәне, түшәмне һәм агач йортның стеналарын тулысынча юк иткән. Ведомство мәгълүматына караганда, янгынның гомуми мәйданы 63 квадрат.
-
Баулы сулыкларын аккошлар үз итә
Районның авыл җирлекләре тирәләрендәге сулыкларга яз җитү белән аккошлар, кыр казлары, кыр үрдәкләре һәм сулыкларда яшәүче башка төрле күчмә кошлар кайталар. Быел да искәрмә түгел, Шалты авылы тирәсендә ташып чыккан Ык буен аккошлар, кыр казлары һәм үрдәкләр сырып алган.
-
Баулылыны машина йөртү хокукыннан мәхрүм итәләр
Баулы районы юл хәрәкәте иминлеге муниципаль комиссиясе хәбәр иткәнчә, өч баулылы айнык булмаган хәлдә руль артына утырган.
-
Баулы егетләре армиягә әзерләнә
Бүгенге көндә безнең районнан 60тан артык егет илнең Кораллы Көчләре сафларында хезмәт итә. 31 баулылы бу чакырылышта армиягә хезмәт итәргә китәчәк. Алар хәрби бурычларын Калининградта, Новороссийскта, Кырымда, Ерак Көнчыгышта – РФ Кораллы көчләренең барлык төрләрендә дә үтәчәкләр.
-
Исергәп авылында фитыр сәдакасы тараттылар
Барлык мөселманнарның олы бәйрәме – Ураза гаете якынлаша. Исергәп авылы мәчет әһелләре оештыруында авылның активлары ятимнәргә, өлкәннәргә һәм мохтаҗ булганнарга, авыру балаларга сәдака – ризык салынган пакетлар тараттылар. Алар 80гә якын өйдә булып, бәйрәм котлауларын җиткереп, күчтәнәчләр тапшырдылар.
-
Чирләр дә урап үтәр...
Яңа Ай туганда берничә эшне башкарып калыгыз.
-
Татарстан почта бүлекчәләренең эш графигы Ураза бәйрәме уңаеннан үзгәрәчәк
10 апрельдә, Ураза бәйрәме көнне, почтальоннар почта җибәрүләрен һәм вакытлы матбугат басмаларын таратмаячак.
-
Татар Кандызы хуҗабикәләре хәрбиләргә токмач әзерләде
Татар Кандызы авылында яшәүче хатын-кызлар мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә махсус хәрби операциядә катнашучы егетләр өчен токмач әзерләделәр. Бүгенге көндә Татар Кандызы авылыннан ун кеше махсус хәрби операция зонасында.
-
Баулы бакчачылары, сарымсакны ашларга соңрамагыз
Көздән утыртып калдырган сарымсак яз көне менә дигән витамин чыганагы. Чөнки ул кар эрү белән баш калкыта башлый.