Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Рәис Миннегалимов: “Бар дөньябыз 15 минут эчендә янып бетте»

109нчы янгын сүндерү-коткару подразделениесе хезмәткәрләре килеп җиткәндә, Фәнүзә һәм Рәис Миннегелимовларның йорт түбәсе яна һәм ут өй эченә күчкән була. Ут түбәне, түшәмне һәм агач йортның стеналарын тулысынча юк иткән. Ведомство мәгълүматына караганда, янгынның гомуми мәйданы 63 квадрат.

– Мин машина тәгәрмәчләре алыштырып маташа идем. Фәнүзә кызыбыз Ләйсәнне озатты да ишегалдындагы утыргычка килеп утырды, – дип искә төшерә янгын чыккан иртәне гаилә башлыгы. – Төтен исе килә. Як-якка каранам. Карасам: өйдә төтен, ялкын... Тиз генә ике чиләк су сиптем. Ялкын зал ягыннан, ишек башыннан күтәрелгән кебек. Ике чиләк су нәрсә инде, өченчегә йөгереп килгәнче инде керерлек түгел. Анда бит чаршау, заманча түшәмнәр тарттырылган. Алар барысы да тиз яна. Шуннан клуб янында эшләп йөрүчеләр йөгереп килде. Өйгә эчке якка керергә исәп бар иде, кертмәделәр. Документларны булса да алып чыгарга уйлаган идем.
Рәис Миннегалимов фаразлавынча, ялкын электр ялгавыннан яки телевизор җайланмасыннан кабынып киткән.
– Кухня ягында төтен юк иде. Телевизорның җайланмалары, антенна тоташкан иде. Тәмәке тартучы да юк безнең, – ди ул, аптырап. – Электрдан чыккандыр дим. Включатель тирәсеннән өстәнрәк... Янган урын да шуннан башланган кебек. Су сипкәләгәнче, ул, ничектер, өй алдыннан түбәгә чыкты. Түбәгә чыккач инде тиз тарала... Өй эчендә генә булса, бәлки сүндереп тә булыр иде. Таралды.
Бу йортны алар 1975 елда, бура алып, башта алты почмак итеп сала башлаганнар. Соңрак зур аш бүлмәсе, зал һәм йокы бүлмәләре өстәлгән. Олыгайган көндә уңайлы булсын дип, туалет һәм ванна бүлмәләрен дә яхшы итеп ясаткан булганнар. 


– Яшәргә инде, бирешмәскә тырышабыз. Әле кызларда яшибез. Аннары берәр почмак кирәк булыр инде. Өй бетереп булмас, минем хәзер андый мөмкинлегем юк. Яшем дә бара. Шулай да, ничек тә авылда калырга исәп иде, – ди Рәис абый, яшьләрен эчкә йотып.
Рәис абый, Татар Кандызы авылында туып үсә. 1964 елда мәктәпне тәмамлагач, механизаторга укый. Армиягә барып кайта. Гомере буе колхозда, аннары фермер хуҗалыгында механизатор булып эшли. Лаеклы ялга чыга. Артта – кырык ел хезмәт стажы.  
– Менә бу минем кухня. Аш-су бүлмәсе... иде. Иртән кызым балаларын бакчага илткән дә, хәлне белергә керде. Иртән үк шулай бер урап китә иде ул. Аның белән чәй эчтек, аны озатырга чыктым. Шуннан өйгә керә алмадык, – ди Фәнүзә апа, янган газ плитәсенең духовка өлешеннән янып карайган олы чуен табасын тартып чыгарып.

– Пенсиягә чыгып, рәхәт итеп яши генә башлаган идек, – ди Фәнүзә апа, бите буйлап агып төшкән яшен күрсәтмәскә тырышып. – Карт кеше булгач, пешеренергә яратабыз бит инде. Бик сыйланып кына тора идек. Менә бөтен нәрсәбез әрәмгә чыкты шул инде. Бу табада бәлеш тәмле пешә иде…

Татар Кандызы авылының ватсап төркеменә Миннегалимовларга ярдәм итү турында еш язалар. “Аларны бу бәла алдында ялгыз калдырасы түгел иде бит. Бәлки, райондашларыбыз арасында ярдәм кулы сузарга мөмкинлекләре булган кешеләр табылыр. Акчалата ярдәм белән бергә, төзелеш материаллары, кулланылышта булган җиһазлар да гаиләгә зур файда булыр иде. Әйдәгез, аларга ярдәмебезне кызганмыйк!” – дип язалар анда.
Ярдәм итәр өчен телефон: +7 937 295-91-75, Хәбибуллина Ләйсән Рәисовна (кызлары).
Бу хакта тулысынча “Хезмәткә дан” газетасы битләрендә укырга мөмкин. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

2

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев