Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татар Кандызы авылында ел саен Карга боткасы пешә

Татар халкының матур йолалары, борынгы гадәтләре Баулы районында сакланып калып, яшь буынга аларны өйрәтеп калдыруда да зур эшләр башкарыла. Карга боткасы пешерү дә шуның ачык мисалы. Быел аны 20нче тапкыр пешерделәр. Чараны җирле “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә оештырды.

Татар Кандызы авылында Карга боткасын пешерергә алдан ук әзерлек башлана. Чараны оештыручы Сиринә Вәгыйзова сүзләренчә, алар балалар белән бергәләп, тәмле Карга боткасы әзерләү өчен өй саен йөреп төрле ярмалар, йомыркалар, тәм-том җыеп йөриләр. 
– Борынгыдан халык телендә йөргән матур такмакларны да балалар белән кабатлыйбыз, өйләргә йөреп шуларны хуҗаларга да ишеттерәбез, – дип сөйләде Сиринә ханым. – Карга боткасы пешерергә әзерләнгәндә түбәндәге такмакны әйтәбез:
Өйдәме түтәй?
Тизрәк бир күкәй.
Бирсәң безгә өч күкәй,
Тавыгың салыр йөз күкәй.
Май кирәк, ярма кирәк,
Карга туена бар да кирәк.
Шикәр кирәк, тоз кирәк,
Чыгар, түтәй, тизрәк.
Синең кебек уңган түтәй
Бу дөньяда бик сирәк. Шуны барыбыз бергә кабатлап, хуҗаларга рәхмәтләр әйтеп, бәйрәмебезгә күчтәнәчләр җыела. Авыл халкы киң күңелле бит ул. Балаларның Карга боткасына әзерләнүен күреп, алар да күчтәнәчләрен алдан алып куялар. Ботка пешкәч, үзләре дә бәйрәмгә киләләр. Килә алмаганнарына күчтәнәчләр кертеп чыгабыз. 
Оештыручылар әйтүенчә, Карга боткасы пешкән арада балалар төрле уеннар уйныйлар, ярышалар, көч сынашалар. Бәйрәмгә килүчеләргә Карга боткасы пешерү тарихы турында сөйлиләр. Шулай итеп, борынгы бәйрәм һәм йолалар буыннан буынга күчеп килә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев