Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чирләр дә урап үтәр...

Яңа Ай туганда берничә эшне башкарып калыгыз.

Яңа туган Ай бик гадәти түгел, чөнки ул бу вакытта Кучкар йолдызлыгында булачак. Бу йолдызлыкта Ай елына бер тапкыр гына туа һәм бу вакытта Кучкар Кояш тәэсирендә була. Бу билгедә депрессия, эш өлкәсендә конфликтлар һәм сәламәтлек белән бәйле проблемалар арта.

Яңа Ай туганда яңа эш башлау, яңа мөнәсәбәтләр булдыру яки мөһим әйбер сатып алу киңәш ителми, чөнки карарлар уйламыйча һәм импульсив рәвештә кабул ителергә мөмкин. Шулай ук кешеләр күп булган урыннардан һәм артык физик эштән саклану яхшырак. Белгечләр фикеренчә, бу көнне тыныч итеп гаилә белән бергә үткәрү яки күңелеңә якын эш белән шөгыльләнү яхшырак.

Яңа Ай туган көнне авыр ризык ашамагыз. Яшелчә-җимешләрнең файдасы сизелерлек булыр. Өйдәге аптечканы чистартырга иң уңайлы көн булачак, вакыты чыккан дарулардан нәкъ бүген котылыгыз! Чирләр дә урап үтәр.

Ай туган вакытта өйнең чиста, җыештырылган булуы бик мөһим. Иске, ватык әйберләрдән арыныгыз.

Ай туган көнне теләгән теләкләр тормышка аша, диләр. Йортка байлык җәлеп итү өчен дә бу вакыт уңышлы санала.

Яңа Ай туганда яхшы теләкләрне күбрәк теләгез, чөнки аның энергиясе барлык теләкләрне тормышка ашырачак.
 

Чыганак

Фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев