Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулы егетләре армиягә әзерләнә

Бүгенге көндә безнең районнан 60тан артык егет илнең Кораллы Көчләре сафларында хезмәт итә. 31 баулылы бу чакырылышта армиягә хезмәт итәргә китәчәк. Алар хәрби бурычларын Калининградта, Новороссийскта, Кырымда, Ерак Көнчыгышта – РФ Кораллы көчләренең барлык төрләрендә дә үтәчәкләр.

Егетләрне башта инструктаж көтте - аны район хәрби комиссариатының чакырылыш бүлеге начальнигы Марат Гарифуллин үткәрде. Ул яшьләргә аларның хокуклары һәм бурычлары турында сөйләп үтте.

Аннары егетләр хәрби комиссариат, хакимият, полиция, мәгариф бүлеге, үзәк район хастаханәсе, кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилләрдән торган чакырылыш комиссиясе каршына чыктылар. Армиягә хәрби хезмәткә яраклы кешеләр генә чакырыла, ә нинди гаскәрләргә эләгүләре сәламәтлек торышына бәйле. Егетләр, элеккечә, бер ел хезмәт итәчәкләр.

- Быелгы язгы чакырылыш, 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге хәрби хезмәткә чакыру яше чикләрен үзгәртү турындагы закон үз көченә кергәч уздырылган беренче кампания булачак, - дип аңлатты Баулы шәһәре, Баулы һәм Ютазы районнары хәрби комиссары Илшат Хәлитов. -2024 елның 1 гыйнварына кадәр 27 яшькә җиткән призывниклар запаска чыкты.

Егетләрне хәрби частьләргә беренче тапкыр 23 апрельдә җибәрәләр. Чакырылыш 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев