Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Исергәп авылында фитыр сәдакасы тараттылар

Барлык мөселманнарның олы бәйрәме – Ураза гаете якынлаша. Исергәп авылы мәчет әһелләре оештыруында авылның активлары ятимнәргә, өлкәннәргә һәм мохтаҗ булганнарга, авыру балаларга сәдака – ризык салынган пакетлар тараттылар. Алар 80гә якын өйдә булып, бәйрәм котлауларын җиткереп, күчтәнәчләр тапшырдылар.

Сәдака таратучыларны һәр йортта сөенеп каршы алдылар. Һәр кеше изге нияттә булды. 
– Безне җылы итеп каршы алдылар, – дип сөйләде күчтәнәч таратырга чыккан абыстай Сәлия Мәҗитова. – Бөтен кеше изге теләктә. Барысы да илләрнең тыныч булуын теләп калдылар. Авылдашларыбызны сөендерә алуга үзебезнең күңелләр дә нур белән тулды. Без шулай ук мәчеткә җыелган сәдака акчаларыннан авылыбыздагы бер авыру балага да ярдәм иттек. Бүгенге көндә ул хастаханәдә ята. Сабыйга да дәвалауның шифасы тисә иде.
– Шөкер. Рамазан ае дәвамында мәчетебездә көн саен ифтар мәҗлесләре оештырып тордык. Мәчетнең ишекләре ябылып тормады, – дип сөйләде авыл имамы Камил Шәмсуаров. – Күчтәнәчләребез дә авылдашларыбызга ризык булсын. Илләрдә тынычлык урнашсын, иминлек булсын иде дип көн саен кулларны догага күтәрдек. 
– Исергәп авылы мәчете активларына бик зур рәхмәтемне җиткерәм. Авырып ятучыларга, халкыбызны хөрмәт итеп, күчтәнәчләр таратып чыкканнары өчен, – дип рәхмәтен җиткерде Гөлфирә Ягудина. – Тоткан уразалар, укыган догалар кабул булсын! Үз изгелекләрегез үзегезгә әйләнеп кайтсын.
Оештыручылар һәм авыл имамы сүзләренчә, ризыкларны пакетларга тутырырга, авыл буенча фитыр сәдакасы өләшергә ярдәм иткән Хәлимә Хөснетдинова, Нурия Гыйззәтуллина, Гөлчирә Дәүләтова, Ашот Аратунян, Айгөл Латыпова, Сәлия Мәҗитовага аерым рәхмәт.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

6

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев