Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татар Кандызы хуҗабикәләре хәрбиләргә токмач әзерләде

Татар Кандызы авылында яшәүче хатын-кызлар мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә махсус хәрби операциядә катнашучы егетләр өчен токмач әзерләделәр. Бүгенге көндә Татар Кандызы авылыннан ун кеше махсус хәрби операция зонасында.

– Өйдә кулдан кискән токмачны бөтен кеше дә бик яратып ашый дип уйлыйм, – ди чараны оештыручы Луиза Шакирова. – Без илебезгә, җиргә тынычлык телибез. Шуңа күрә хәрбиләребезне дә кайгыртабыз. Бүген без шушы ризыклар аша туган як һәм өй җылысын тоярга ярдәм итәбез. Аларны әниләре, тормыш иптәшләре һәм балалары көтә. Алар белән бергә аларның кайтуын авылыбызның барлык халкы да көтә. Без һәрдаим азык-төлек, кием-салым, медицина кирәк-яраклары җыябыз һәм җибәрәбез. Токмач кисү өмәсендә катнашкан һәр оста хуҗабикәнең исемен дә әйтәсем килә. Алар безнең авылыбызның һәрвакыт иң актив гүзәл ханымнары: Илүзә Сәмигуллина, Зөлфия Хөсәинова, Нурзия Нургалиева, Ләйсән Галимҗанова, Ләйсән Нигъмаева, Ләйсән Гыйләҗиева, Ләйсән Гыйләҗиева, Гөлнур Хәмидуллина, Гөлназ Талипова, Рузилә Фәррахова, Ләйлә Хисмәтуллина, Лилия һәм Ләйсән Хәлфетдиновалар.
– Әлеге изге һәм кирәкле эштән без читтә кала алмыйбыз. Безнең хәрбиләребез өйдә пешкән кебек тәмле шулпа ашап көч алсыннар, сәламәтләнсеннәр, – ди Ләйсән Нигъмаева. – Токмач әзерләү инициативасы белән мәдәният йорты хезмәткәрләре чыкты, ә без аларны хуплап кушылдык.
Токмач кисүне оештыручылар сүзләренчә, алар йөздән артык йомыркага камыр басып токмач әзерләгәннәр.
– Бөтен күңелеңне биреп һәм яхшы ниятләр белән эшләгәндә, эш тә тиз һәм җиңел башкарыла, – ди Луиза Шакирова. – Остабикәләребез бу эшне берничә сәгать эчендә башкарып та куйдылар. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, авылдашларыбызның берничәсе токмачны өйләрендә әзерләп, кисеп, киптереп алып килделәр. Шундыйларның берсе Зәрима апа Нуретдинова. 
Күңел җылысы кушып әзерләнгән токмачлар һәм башка продукция, кирәк-яраклар чираттагы гуманитар йөк белән алгы сызыкка озатылачак.

Фото: Татар Кандызы мәдәният йорты
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев