Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулы бакчачылары, сарымсакны ашларга соңрамагыз

Көздән утыртып калдырган сарымсак яз көне менә дигән витамин чыганагы. Чөнки ул кар эрү белән баш калкыта башлый.

Кар эреп, түтәлләр күренү белән ямь-яшел сарымсак кыякларын күреп һәр бакчачы сөенеп куя. Сарымсаклар эре, тигез һәм мул кыяклы булсын өчен иртә яздан ниләр эшләргә соң? Кибетләргә чыксаң, анда ашламаларның ниндие генә юк. 
Тәҗрибәле бакчачылар сүзләренчә, иң яхшы ашлама бакчада гади тирес. Әмма аны да әзерләп бакчага “кертә” белергә кирәк. Якынча бер чиләк эре мал тизәген яки тиресне 30-40 литр су белән болгатып, җылы урынга куярга кирәк. Атна-ун көн узуга иң яхшы ашлама әзер дигән сүз. Әлеге сыеклыкны су белән кушып сарымсак түтәлләренә сибәргә мөмкин. Су белән кушып сыекламаганда яңа шытып чыккан яшел кыяклар “янарга” мөмкин.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев