Төп тема рубрикасы буенча яңалыклар
-
Баулы районында урып-җыю ничек бара?
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, явым-төшем сәбәпле, быелгы урып-җыю тоткарлык белән бара.
-
Татарстан фермерларына ярдәм итү өчен 2024 елда илкүләм проект буенча 369 млн сум бүленде
«Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм итү» илкүләм проекты кысаларында Татарстанда гамәлгә ашырыла торган «Агростартап» программасын финанслауга 2024 елда 369,2 миллион сум бүленгән, Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Татар Томбарлысы авылында борынгы йола яңарды
Бүген Татар Томбарлысы авылында “Яшь киленгә су юлы күрсәтү” йоласына нигезләнеп бик матур чара оештырылды. Аны авыл мәдәният йорты, китапханә, авыл халкы белән берлектә әзерләде. Чарага Баулының “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасыннан апалар һәм ханымныр килде.
-
Баулыларны бәйрәмгә чакырабыз
24 августта Шәһәр көне һәм Нефтьчеләр көне уңаеннан, Баулының үзәк стадионында зур бәйрәм үтәчәк. Чара 16.00 сәгатьтә башлана.
-
Татарстанда «Бала – төп пассажир!» профилактик чарасы үтә
Бүген ТР юлларында автомобильләрдә балаларның куркынычсызлыгын арттыруга юнәлдерелгән масштаблы профилактика кампаниясе үткәрелә.
-
Татарстан кадрлар әзерли торган ресурс үзәкләре булдыруга 7 миллиард сум тоткан
Татарстанда соңгы сигез елда ресурс үзәкләре челтәрен булдыру һәм үстерүгә 8,2 миллиард сум юнәлтелгән. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматлары буенча, аерым алганда, республика бюджетыннан 7,2 миллиард сум бүленгән, ә ресурс үзәкләрендә әзерләнә торган белгечләргә эш урыннары тәкъдим итүче предприятиеләр 980 миллион сумнан артык инвестиция керткән.
-
2024 елгы урып-җыю кампаниясенә күзәтү
Баулы районында бөртекле культураларны җыялар. 13 августка 5078 гектар мәйданда көзге культуралар җыелган.
-
Татарстан илкүләм проект буенча 125 берәмлек урман янгын сүндерү техникасы сатып алган
Татарстанда урман хуҗалыгы тармагы өчен 2019 елдан 125 берәмлек урман культурасы һәм янгын сүндерү техникасы сатып алынган
-
Баулының “Өмет” мәчетендә зур һәм изге эшләр дәвам итә
Баулының “Өмет “ мәчете 2006 елда төзелеп бетеп, кулланылышка тапшырылган. Шуннан бирле мәчеттә һәм ишегалдында төзелеш эшләренең туктап торганы юк. Әлеге изге эшкә шәһәр һәм район халкы үз теләге белән килә, оешмалардан да эшчеләр җәлеп ителә.
-
Мортаза авылында балаларның ялы кызыклы үтә
Мортаза авылы мәдәният йортында җәйге каникул вакытында да балалар өчен төрле чаралар оештырылып тора. Шундый чараларның берсе ачык һавада, хәрәкәтле уеннар белән үтте.
-
“Татарин” кушаматлы сугышчы: “Бер төн эчендә чәчем агарды”
2022 елда башланган махсус хәрби операция күпләрнең тормышына бик күп үзгәрешләр алып килде, илебез кешеләренең патриотик рухын ныгытты. Хәрби хәрәкәтләр башлануның беренче көннәреннән үк, Баулы районыннан да дистәләрчә ир-егет ил сагына басты. Алар арасында “Татарин” кушаматлы якташыбыз да бар. Ул дүртенче тапкыр туган якларга кыска сроклы ялга кайтты.
-
Татарстанда илкүләм проект буенча өлкән яшьтәгеләрне медицина оешмасына бушлай йөртәләр
2024 ел башыннан Татарстанда авыл җирлегендә яшәүче өлкән яшьтәге 36,5 мең кеше диспансеризация, вакцинация һәм башка төр медицина процедуралары узу өчен медицина учреждениеләренә бушлай барып кайту хезмәтеннән файдаланган.
-
Үзләренә үзләре хуҗа
Крестьян-фермер хуҗалыклары Татарстанның агросәнәгать комплексына ныклап кереп китте. 2,5 меңнән артык КФХ илнең азык-төлек иминлегенә саллы өлеш кертә.
-
Татарстанда социаль контракт төзүчеләр өчен илкүләм проект ярдәмендә укыту оештырылды
...
-
Татарстанда 1 сентябрьдә «Мәгариф» илкүләм проекты буенча 8 яңа мәктәп ачыла
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматлары буенча, 2024 елның 1 сентябрендә республикада 8 590 урынга исәпләнгән 8 яңа мәктәп эшли башлаячак. Моннан тыш, булган мәктәпләр өчен 1 245 урынга исәпләнгән 3 өстәмә корпус ачылачак. Быел әле тагын бер мәктәп өчен 375 урынга 1 өстәмә корпус сафка бастырылыр дип көтелә.