Төп тема рубрикасы буенча яңалыклар
-
«Тормыш ямен тоеп яшәү мөһим»: баш мие сәламәтлеген саклау өчен психотерапевттан 5 киңәш
Баш мие – кешенең бөтен организмы белән идарә итә торган үзәк орган. Аның ярдәмендә без хисләр кичерәбез, уйлыйбыз, хәтерлибез һәм үз гамәлләребезне контрольдә тотабыз. Әлеге мөһим органның сәламәтлеген ничек сакларга? Бу турыда «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәге табиб-психотерапевты Гөлфия Гаянова сөйләде.
-
Баулыга иҗатчылар килде
Баулыга Яр Чаллы шәһәреннән иҗатчылар – танылган язучылар, шагыйрьләр, рәссамнар, журналистлар, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре – килде. Алар Баулы җирлегенә “Ай-ли, баулылар!” җырын җырлап килеп керделәр.
-
Баулыга башкалабыздан журналистлар килде
Бүген Баулыда “Гаилә һәм мәктәп” журналының баш мөхәррире урынбасары Таңсылу Габидуллина һәм “Мәгариф” журналы вәкиле Гөлназ Гайнуллина белән очрашу булып узды.
-
«Җиңү армиясенә кушыл!» акциясе старт ала
Бүген, 15 июльдә, Татарстанда 12 сәгатьлек «Җиңү армиясенә кушыл!» акциясе старт ала. Акция «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында узачак, ул иртәнге сәгать 8дә башлана һәм 20 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Чараны Россия Герое Рәсим Баксиков алып барачак.
-
«Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты буенча Татарстанга 8 мең медицина җиһазы кайтарылачак
2024 елда Татарстанда «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» федераль программасы буенча 8804 берәмлек медицина җиһазы сатып алырга планлаштырыла.
-
Россия Герое Рәсим Баксиков «Җиңү армиясенә кушыл!» телемарафонында катнашачак
Россия Герое, «Кыш бабай» танкы командиры Рәсим Баксиков «Җиңү армиясенә кушыл!» телемарафонында катнашачак. Трансляция 12 сәгать дәвам итәчәк, аны 15 июльдә 08:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалы үткәрәчәк.
-
Баулыларны ефәк күбәләге борчуга сала
Баулылы, “Баулы-информ” редакциясенә шалтыратып, ефәк күбәләге урмандагы агач яфракларын юк итүенә борчылуын белдерде.
-
Фирдүс Тямаев «Җиңү армиясенә кушыл!» телемарафонында чыгыш ясаячак
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга берничә тапкыр ярдәм күрсәткән Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев 12 сәгатьлек «Җиңү армиясенә кушыл!» телемарафонында катнаша.
-
Рөстәм Миңнехановның Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан мөрәҗәгате
...
-
Татарстанда илкүләм проект буенча эшкуарлар өчен яңа сервис эшли башлады
Татарстанда кече һәм урта бизнес субъектларының инвестицион проектларын алып бару һәм инвестицион кредитлау максатларында документлар әзерләү, килешүләрне структуралаштыру буенча сервис эшли башлавы турында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында хәбәр иттеләр.
-
Дәүләт Думасы БДИны гамәлдән чыгару турындагы закон проектын карарга планлаштыра
Дәүләт Думасы октябрьдә бердәм дәүләт имтиханын (БДИ) гамәлдән чыгару турындагы закон проектын беренче укылышта карарга планлаштыра, дип хәбәр итә РИА Новостига Думаның мәгариф комитеты рәисенең беренче урынбасары Яна Лантратова.
-
Татарстанда 2024 елда илкүләм проект буенча 29 сәламәтлек саклау объекты төзеләчәк
Татарстанда 2024 елда 29 сәламәтлек саклау объекты төзелеше һәм 105 медицина оешмасы бинасына капиталь ремонт планлаштырыла. Бу максатларга быел 2,12 млрд сум каралган.
-
Абунә кампаниясе тәмамлануга санаулы көннәр калды
Хөрмәтле баулылар, “Хезмәткә дан” һәм “Слава труду” газеталарына II яртыеллыкка язылу дәвам итә.
-
Иннополис университеты пилотсыз авиация системалары өлкәсендә белгечләр укыта башлый
Татарстанның Иннополис университеты «Пилотсыз авиация системалары өчен кадрлар» федераль проекты кысаларында «Илкүләм технологик инициатива университеты 2035» автоном коммерцияле булмаган оешма («Университет 2035») тарафыннан сайланып, аның нигезендә белем бирүче провайдерларның берсе булды.
-
Гиподинамия – алга киткән илләр авыруы
Замана чиренә ничек каршы торырга – табиб киңәше.