Төп тема рубрикасы буенча яңалыклар
-
Баулы егетләре армиягә җыена
1 октябрьдә Россия Федерациясе Кораллы Көчләренә 2024 елның көзге чакырылышы башланды, ул 31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Быел бу уңайдан кайбер үзгәрешләр бар. Хәзер хәрби хезмәткә чакыру яше 18 дән 30 яшькә кадәр тәшкил итә, бу потенциаль хәрби хезмәткә чакыру контингентын шактый киңәйтте.
-
Ветеринария берләшмәсенең хезмәт ветеранын юбилее белән котладылар
Баулы районының терлекчелек өлкәсендә зур эшләр башкарган хезмәт ветераны Нилсум Абзалов 90 яшен билгеләп үтте. Бу көнне ветеранны район җитәкчеләре, дәүләт ветеринария берләшмәсе җитәкчесе өенә барып котладылар. Аның хезмәт стажы 49 ел.
-
Баулылар игътибарына: район газеталарына ташлама белән язылып калыгыз
4-14 октябрьдә Абунә ункөнлеге үткәрелә. Декада вакытында 6 айга язылу бәясе – 968,70 сум.
-
Баулы районы өлкәннәрен хөрмәтлиләр
Кызылъяр мәдәният йорты хезмәткәрләре Өлкәннәр көнен быел да зурлап үткәргәннәр. Мул табын артына 60тан артык кеше җыелган.
-
Татарстанда интеллектуаль милекне залог итеп, финанс ярдәме алу мөмкинлеге булдырылды
«Кече һәм урта эшмәкәрлек» илкүләм проекты кысаларында Татарстанда интеллектуаль милекне залогка биреп торып, бизнес өчен кредит алу мөмкинлеге барлыкка килде.
-
Баулы районы авылларында үзара салым акчаларына зур эшләр башкарыла
Үзара салым программасын Баулы районы халкы аңлап эш итә. Бу акчалар зур эшләр башкарырга мөмкинлек бирә. Бүгенге көндә Татар Томбарлысы авыл җирлегенә караган Татар Томбарлысы, Миннегол һәм Шәмәй авылларында байтак эш эшләнде. Бу хакта Татар Томбарлысы авыл җирлеге башлыгы Айгөл Миназова хәбәр итте.
-
Баулы районы газеталарына язылу башланды
1 сентябрьдән 2025 елның беренче яртыеллыгына “Хезмәткә дан” һәм “Слава труду” газеталарына язылу кампаниясе старт алды.
-
Татарстанда яшьләр сәясәтенең 400ләп активисты илкүләм проект кысаларында конкурста җиңде
...
-
Илкүләм проект ярдәмендә 2024 елда Татарстанның 87 торак пунктына интернет кертелә
Быел республикада 87 торак пункт интернетка тоташтырыла, дип хәбәр итә Татарстанның Цифрлы үсеш министрлыгы матбугат хезмәте.
-
Татарстанда илкүләм проект нигезендә волонтерлыкка ярдәм итә торган 22 үзәк ачылды
Татарстанда иҗтимагый үсеш һәм волонтерлык хәрәкәтенә, хәйриячелеккә, гражданлык инициативаларына булыша торган 22 «Игелек.Үзәк» – «Добро.Центр» эшли, дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре министрлыгының матбугат хезмәте.
-
Татарстанда сайлау көнендә тавыш бирүчеләр арасында 12 айфон һәм 1 автомобиль уйнатыла
Татарстан сайлаучылары 8 сентябрьдә #ВсейСемьейНаВыборы #ТатарстанАлга республика фотоконкурсында катнаша ала.
-
Яңа Уренгой фестивалендә Баулы турында сөйләделәр
Яңа Уренгойда «Күпмилләтле нур» милли мәдәниятләр фестивале булды. Анда төрле милләт вәкилләре: руслар, татарлар, башкортлар, казахлар, грузиннар, калмыклар, чувашлар, ненецлар һәм башкалар катнашты. Әлеге чарадан Баулыда туып-үскән татар кызлары да читтә калмады.
-
Баулы районында кышлату чорына әзерләнәләр
Терлекләрне кышлату сезоны килеп җитәргә дә озак калмады. Баулы районында алдагы кышка җитәрлек күләмдә терлек азыгы запасы әзерләнгән.
-
Татарстанда илкүләм проект ярдәмендә 10 виртуаль концерт залы ачылды
РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән башланган «Мәдәният» илкүләм проекты ярдәмендә Татарстанда «Цифрлы мәдәният» төбәк проектын гамәлгә ашыру кысаларында 10 виртуаль концерт залы эшләп килә.
-
Бердәм тавыш бирү көнендә ТНВда «Бөтен гаилә белән сайлауга!» телемарафоны уза
8 сентябрьдә, Бердәм тавыш бирү көнендә, «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында 7.00 сәгатьтән 20.30 сәгатькә кадәр 13 сәгатьлек «Бөтен гаилә белән сайлауга!» телемарафоны уза.