Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Баулыда “Үсеш ноктасы” үзәкләре ачылды

2нче мәктәптә һәм 4нче гимназиядә белем бирү үзәкләре эшли башлады.

“Үсеш ноктасы” үзәкләре – заманча җиһазлар белән тәэмин ителгән яңача белем бирү киңлеге. Алар илебез авылларында һәм кече шәһәрләрендә “Мәгариф” илкүләм проектының “Заманча мәктәп” федераль проекты кысаларында ачыла.
Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми белем бирү идарәсе начальнигы Татьяна Алексеева сүзләренә караганда, “Мәгариф” проекты 2019 елдан бирле тормышка ашырыла. Шуннан бирле бу максатка 12,5 миллиард сум акча тотылган, аның 10,5 миллиарды – федераль өлеш. Бу акчага үзәк ачылган мәктәпләрдә матди-техник база яңартыла, яңа җиһазлар сатып алына. Бу үзәкләр балаларга “Технология”, “Информатика” һәм “Тормыш куркынычсызлыгы нигезләре” предметларын заманча укытырга мөмкинлек бирә.
Шәһәребездә 2нче мәктәптә һәм 4нче гимназиядә “Үсеш ноктасы” үзәкләре ачылды. Аларны ачу тантанасында Татарстан республикасы Дәүләт Советы депутаты Леонид Якунин һәм Баулы районы җитәкчелеге дә катнашты.
Фото: Дарина Ганиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев