Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Баулыда төбәкара семинар булды

1нче мәктәпкә Баулы районы, Оренбург өлкәсе, Башкортстан республикасыннан мәктәп директорлары, туган тел укытучылары җыелды. Баулы укытучылары аларга ачык дәресләр һәм мастер-класслар күрсәттеләр.

Мондый семинар Баулы районында ел саен үткәрелә. Быелгысы өчен 1нче мәктәп сайлап алынган.

– Шушындый тирән эчтәлекле чара безнең мәктәптә үтмичә мөмкин түгел. Чөнки бездә туган тел предметы кысаларында барлык укучылар да татар телен сайлыйлар һәм өйрәнәләр. Шулай ук безнең мәктәбебезгә генә хас булган күркәм традицияләребез бар. Безнең мәктәптә укучылар, әти-әниләр, укытучылар коллективы бердәм булып эшли, – дип сөйләде 1нче мәктәп директорының уку-укыту эшләре буенча урынбасары Лениза Гәрәева.

Семинарга күрше төбәктән килгән педагог белән аралашып алдык.

– Мин бу семинарда үзем өчен яңа ачышлар алырмын, дип өметләнәм. Үсеш ноктасы үзәген татар теле аша ничек күрсәтүләре кызыклы минем өчен. Безнең мәктәп татар мәктәбе, бездә милли тәрбия бирелә. Бу юнәлештә Баулы районы белән киләчәктә дә бергә эшләргә язсын, – дип сөйләде Башкортстанның Туймазы районы Төмәнәк авылы мәктәбе директоры Илдар Хаматов.

Катнашучылар Баулы районында яшәүче милләтләрнең милли-гореф гадәтләрен, көнкүрешен чагылдырган күргәзмәләр белән таныштылар, Рафаэль Мостафин музеенда булдылар. Чараны ачу тантанасында “Колокольчик” балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме, 1нче мәктәп укучылары чыгыш ясады. Кунакларны Баулы районы башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин сәламләде.


Педагоглар, 4 төркемгә бүленеп, ачык дәресләр һәм мастер-класслар карадылар. Дәресләр Үсеш ноктасы үзәге кабинетларында үткәрелде. 8нче сыйныфта татар әдәбияты һәм биология интеграцияләнгән дәресе булды. Дәресне 1нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Лениза Гәрәева үткәрде, аңа биология укытучысы Регина Вахитова да ярдәм итте.
Ахырда актлар залында, дәрестән тыш эшчәнлек кысаларында, “Тәрҗемә ит” уены күрсәтелде. 

Фото автордан.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев