Баулы яңалыклары

"Хезмәткә дан" газетасы - Баулы районы

16+
Рус Тат
Мәгариф

Баулы районында «Тукай иле, Тукай теле» әдәби калейдоскобы узды

Баулы районының Исергәп авылы китапханәсе, Мәдәният йорты һәм мәктәп белән берлектә балалар китабы атналыгы кысаларында «Тукай иле, Тукай теле» дип аталган әдәби калейдоскоп оештырды. Чара бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан үткәрелде.

Программа бик эчтәлекле һәм мавыктыргыч итеп төзелгән иде. Башлангыч сыйныф укучылары шагыйрьнең иң яраткан шигырьләрен яттан сөйләделәр. Аннары балалар Габдулла Тукай әкиятләре буенча төшерелгән мультфильмнар карадылар — бу әсәрләрнең матурлыгын һәм тирәнлеген тагын да ачык итеп күрсәтте.

Чараның тагын бер кызыклы өлеше — шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган викторина булды. Балалар сорауларга актив җавап биреп, үз белемнәрен күрсәттеләр.

Ахырда укучылар Габдулла Тукайның соңгы елларда нәшер ителгән китаплары турында кызыклы мәгълүмат белән таныштылар, шагыйрь иҗатының бүгенге дөньяда тоткан урыны турында фикер алыштылар.

Бу чара балаларда әдәбиятка карата кызыксыну уяту, Тукай мирасын өйрәнү һәм милли мәдәниятебездәге кадерле кыйммәтләрне саклауга зур өлеш кертте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев