Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Баулы китапханәсендә Нәкый Исәнбәтнең тууына 120 ел тулуга багышланган әдәби кичә оештырылды

Үзәк китапханәдә татар әдәбияты классигы, драматург, Татарстанның халык язучысы Нәкый Исәнбәтнең тууына 120 ел тулу уңаеннан әзерләнгән әдәби кичә оештырылды. Чарага икенче санлы мәктәпнең сигезенче сыйныф укучылары чакырылган иде.

Укучылар Нәкый Исәнбәтнең тормыш юлы, иҗаты белән кыскача таныштылар. Экран аша язучының Алтын Урда тарихын чагылдырган “Идегәй” дастаныннан өзек карадылар. “Идегәй” трагедиясе беренче тапкыр 1941 нче елда Галиәскәр Камал исемендәге Татар академия театры сәхнәсендә тамашачыга тәкъдим ителгән. Шулай ук сәгать барышында укучылар Нәкый Исәнбәт шигырьләренә язылган Илһам Шакиров башкаруында   “Син сазыңны уйнадың” ,  Фәридә Кудашева башкаруында “Уракчы кыз” кебек халык күңеленнән җуелмас, онытылмас җырлары язмасын тыңладылар.

Мәгълүматлы да, файдалы да әдәби чара укучылар өчен өстәмә белем алу чыганагы булды.

 

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Бавлыинформ