Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Баулы балалары кайда ял итәчәк?

Баулы районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илмира Хөснуллина белән балаларның җәйге ялын оештыру турында сөйләштек.

–  Җәй көне балалар ял итәргә, сәламәтлекләрен ныгытырга тиеш. Моның өчен Баулы районында зур эш алып барыла, – дип сөйләде безгә район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илмира Хөснуллина. –  Ял итүнең иң нәтиҗәле һәм һәр балага мөмкин булган формасы – көндез эшли торган җәйге сәламәтләндерү лагерьлары, ягъни мәктәп яны лагерьлары. 1-27 июньдә унике гомумбелем оешмасында мәктәп яны лагерьлары, хезмәт һәм ял лагерьлары эшләячәк, аларда 852 бала ял итәчәк. 1 июньнән ике стационар лагерь – “Иволга” һәм “Ласточка” ачыла. Аларда җәй дәвамында дүрт сменада 800дән артык бала сәламәтлекләрен ныгытачак. Нигездә, алар аз тәэмин ителгән гаиләләрдәге, опекадагы, хәвеф төркемендәге, инвалид балалар, сәләтле балалар. Әти-әниләр мәктәп яны лагерена – 518 сум, “Ласточка”га дүрт мең сум түли. Бу – юллама бәясенең 23 проценты. “Иволга”га юллама бәясе ата-ананың хезмәт хакына бәйле.

Илмира Хөснуллина сүзләренә караганда, лагерьларның барысында да ремонт эшләре башкарылган. Биналар әзер, сменаларны ачуга әзерлек бара. Аларны Роспотребнадзор белгечләре караган. Лагерьларның таләпләргә туры килү-килмәве тикшерелгән. Алар янгын-сак сигнализацияләре белән җиһазландырылган, аларда тәүлек әйләнәсе сак хезмәте оештырылган. Биш тапкыр тукланулы ун көнлек меню килештерелгән. Мәктәп яны лагерьларында бер көнлек туклану – 120-128 сум, стационар лагерьларда – 280 сум. Балаларның ял программалары эшләнгән. Төрле профильле сменалар эшләячәк. Балалар арасында экологик, иҗади һәм спорт сменалары аеруча популяр.

Әлеге лагерьларга бармаган, шәһәрдә калган балалар өчен яшьләр бүлеге белгечләре ишегалды мәйданчыклары оештырачак, алар “Нескучный двор” программасы буенча эшли. Җәй дәвамында әлеге мәйданчыкларда төрле чаралар үткәреләчәк, аларда 450 бала ял итәчәк. Шулай ук сәләтле балалар мәгариф бүлеге линиясе буенча республика лагерьларына профильле сменаларга барачак.

Җәй көне балалар өчен акча эшләү мөмкинлеге дә тудырыла. Районда 14-17 яшьлек балаларны эшкә урнаштыру программасы бар.

Балаларның җәйге яллары онытылмаслык булсын, киләсе уку елына көч җыеп килсеннәр, дип телисе генә кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев