Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Уракка төштеләр

Җәйнең иң кызу һәм җаваплы мәле җитте – Баулы районы хуҗалыкларында урак башланды. Кырга иң беренче булып “Бәкер” крестьян-фермерлык хуҗалыгы һәм “Николашкино” җәмгыяте чыкты.

Узган елларда уңышны җыеп алу июльнең соңгы көннәрендә башланса, быел уҗым культураларын теземнәргә салуга бер атнага алданрак керештеләр. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең производство-маркетинг бүлеге начальнигы Наил Галиуллин сүзләренә караганда, моңа һава торышының уңай килүе сәбәпче.

Бүгенге көндә “Бәкер” хуҗалыгы кырларында бөртеклеләрне ике техника теземнәргә сала. Зөфәр Фәершин азык урып-җыю комбайнында яңа ургыч белән эшли. Моңа кадәр ул сенаж әзерләүдә катнашкан, хәзер исә аның техникасы алтын башаклы зур кырда елгыр гына чаба.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматына караганда, раойнда уҗым культуралары сигез мең гектарга якын мәйданны били. Ә “Бәкер” хуҗалыгы игенчеләренең 500 гектардан – тритикале, 50 гектардан уҗым бодаен җыеп аласы бар. Шулай ук биредә борчакны теземнәргә салуга да керешкәннәр. Ул 400 гектарга якын мәйданда утыртылган.

Районның барлык хуҗалыклары да уракка яхшы әзерләнгән, техника, ашлык складлары һәм механизаторлар үзләре дә әзер, ашлык өлгереп җитүне генә көтәләр.

Наил Галиуллин билгеләп үткәнчә, быел кыр эшләренең барысы да вакытында башкарылган, шуңа яхшы уңышка өмет зур.

Ләйсән Галимова

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев