Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Таләпчән һәм йомшак күңелле әти

Россия президенты Владимир Путин боерыгы белән, быелдан башлап, октябрьнең өченче якшәмбесендә Әтиләр көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан без күп балалы әти Руслан Хәмитов белән аралаштык.

Руслан Хәмитов Баулының 7нче мәктәбендә физик культура укытучысы булып эшли, 1нче спорт мәктәбендә баскетбол секциясен дә алып бара.

Потап-Томбарлы мәктәбендә эшләгәндә, Руслан булачак тормыш иптәше – башлангыч сыйныфлар укытучысы Алсу Сириновна – белән таныша. Бер ел очрашып йөргәч, гаилә корып җибәрәләр. Бер елдан уллары Айнур дөньяга килә. Хәзер ул 5нче мәктәпнең 11нче сыйныфында белем ала. Гаиләдә тагын ике кыз үсеп килә – 13 яшьлек Аделина белән алты яшьлек Раяна.

Руслан Хәмитов үзе әйтүенчә, мәктәптә ул – кырыс һәм таләпчән педагог. Ә өйдә ул йомшак күңелле һәм яратучан әти, хәер, улына да, кызларына да таләпчәнлек күрсәтә. Балаларын тәрбияләүдә спорт белән шөгыльләнүгә зур игътибар бирә. Язмабыз герое, бала һәрвакыт нәрсә белән булса да мәшгуль булырга тиеш, дигән фикердә тора.

Аделина инде берничә ел теннис белән шөгыльләнә. Аның исеме, республика дәрәҗәсендә узган турнирлар җиңүчесе буларак, газетабыз битләрендә дә телгә алына.

Хәмитовларның кече кызлары Раяна балалар бакчасына йөри, биергә ярата. Киләчәктә, бәлки, шул юнәлештә үсеп китәр.

Тренер буларак, Руслан Витальевич – төрле сәбәпләр аркасында ата тәрбиясеннән һәм игътибарыннан мәхрүм калган күп кенә балалар өчен остаз да.

Фото: шәхси архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев