Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Тагын сигез баулылы пневмониядән вафат булган

Баулы хастаханәсендәге инфекция госпиталендә яшьләр дә бар.

Күптән түгел Баулының инфекция госпиталендә урыннар 75кә кадәр арттырылган иде. 25 октябрьгә булган мәгълүмат буенча, биредә 82 пациент дәвалана. Бу хакта район җитәкчелеге белән узган киңәшмәдә район үзәк хастаханәсе баш табибы Глеб Алексеев хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, 82 кешенең 56сы кислород ярдәмнедә сулый, икесе – реанимациядә. Тагын 131 кеше өйләрендә дәвалана.

“Госпитальдә ятучы авырулар арасында яшьләр дә бар: алар – 29, 30 һәм 34 яшьлек баулылар”, – дип сөйләде Глеб Алексеев.

Кызганычка каршы, соңгы атнада инфекция госпиталендә 8 кеше вафат булган.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X