Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Рөстәм Миңнеханов: “Тулаем алганда, Баулы районы тотрыклы үсештә”

Татарстан Республикасы президенты Баулы районында эш сәфәрендә булып китте. Сәфәр барышында республика башлыгы шәһәр предприятиеләрендә булды һәм район Советы утырышында катнашты.

Утырышта төрле тармак министрлары, депутатлар, предприятиеләр һәм оешмалар җитәкчеләре катнашты. Баулы муниципаль районы башлыгы Рамил Гатиятуллин районның социаль-икътисади үсеше нәтиҗәләре турында доклад белән чыгыш ясады.

Утырышта Татар Кандызы авыл җирлеге башлыгы Мәхмүт Насыйбуллин да сүз сорады. Ул авылларда тотрыклы мобиль элемтә булмау проблемасын күтәрде.

Татарстан президенты каршындагы эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтлесенең Баулы районындагы вәкиле Радмир Минигалин чыгышында туристлык тармагына игътибарны юнәлтте: аның сүзләренә караганда, безнең төбәктә туризмны үстерергә кирәк – табигать төрлелеге, районның географик урнашуы да моңа җирлек тудыра.

Рөстәм Миңнеханов, безнең райондагы социаль-икътисади хәлне анализлап, хезмәт хакы мәсьәләсенә тукталды. Аның сүзләренә караганда, хезмәт хакы республикадагы уртача хезмәт хакыннан 1,5 мең сумга кимрәк, һәм аның шактый өлеше нефть чыгару тармагы предприятиеләре хисабына формалаша. Ләкин башка эш бирүчеләр буенча хәл башкача, дип билгеләп үтте республика президенты: мәсәлән, районның 16 оешмасы хезмәткә түләүнең минималь күләменнән кимрәк эш хакы түли.

– Конституция буенча, эш бирүченең хезмәткә түләүнең минималь күләменнән кимрәк хезмәт хакы түләргә хокукы юк, – диде Рөстәм Миңнеханов, шәһәр прокурорына мөрәҗәгать итеп.

Рөстәм Миңнеханов районның агросәнәгать комплексы мәсьәләләренә дә тукталды, аерым алганда – сөтчелек тармагына.

– Сөт – төп керем чыганагы. Районда уртача көнлек тулай савым 36 тонна тәшкил итә,  сезнең район өчен бу аз, – диде ул.

Рөстәм Миңнеханов инвесторлар табарга яки республиканың башка раойннары тәҗрибәсен өйрәнергә тәкъдим итте.

– Кешеләр терлек азыгы әзерләп интекмәсен өчен, Кукмара, Мамадыш районнары тәҗрибәсен өйрәнү зарур.

 Президент кече һәм урта эшмәкәрлек мәсьәләләренә дә тукталды. Аның сүзләренчә, районда эшмәкәрләр саны аз, кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итәр өчен барлык чараларны да куллану зарур.

Тормышка ашырыла торган һәм киләчәктә гамәлгә кертеләчәк республика программаларына да тукталды. Мәсәлән, “Шәле-Баулы” автомагистрале проекты безнең территорияне үстерүгә зур этәргеч булачак.

– Баулы – менә дигән шәһәр, биредә яшәргә була, – дип йомгаклады чыгышын Рөстәм Миңнеханов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев