Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Исергәп укучылары халыклар бердәмлеге көнен уеннар белән үткәрде

4нче ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне. Шул уңайдан районда төрле чаралар үтте. Исергәп мәктәбе укучылары да әлеге дата кысаларында мәгълүмат сәгатьләре һәм спорт ярышлары үткәрделәр.

Бишенче һәм алтынчы сыйныфта укучылар өчен бәйгеләр, төрле халыкларның хәрәкәтле уеннары әзерләнгән иде.

– Безнең укучыларыбыз һәр төрле чараларда актив катнашалар, – дип сөйләде башлангыч сыйныфлар укытучысы Венера Фазлыева. – Бигрәк тә хәрәкәтле уеннарны үз итәләр. Бүгенге дата уңаеннан әзерләнгән викториналар да алар күңеленә хуш килде. Чөнки барлык сораулар да мәктәп программасында үткәнгә нигезләнеп төзелде. Шунысы сөенечле, үз яшенә карый һәр бала илебез, туган ягыбыз тарихын, анда яшәүче халыкларның гореф-гадәтләрен, уен-йолаларын беләләр.

Укучылар шулай ук Россия һәм Татарстан герблары хакында да белемнәрен ныгыттылар. 

Фото: Исергәп мәктәбе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев