Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Җиңүчеләрне бүләкләделәр

Баулының район Советы бинасында “ЭкоВесна-2020” акциясенең җиңүчеләрен бүләкләделәр. Бу акция Татарстан республикасының экология һәм табигый ресурслар министрлыгы тарафыннан бишенче ел үткәрелә. Быел әлеге бәйгедә районыбыздан илледән артык оешма һәм гаилә катнашкан.

Бүләкләү тантанасына җыелучыларга района башкарма комитеты җитәкчесе Ильяс Гозәиров мөрәҗәгать итте. 

Ык буе территориаль идарәсе башлыгы Хәлил Мөстәкыймов Баулы районы җитәкчелегенең экология өлкәсендә тырышып эшләвен билгеләде һәм районыбызның экология темасына уздырылган төрле акцияләрдә даими җиңү яулаулары турында әйтте.    

Иң яхшы гаилә номинациясендә Новозареченск бистәсеннән Никулиннар гаиләсе җиңүче булды. “Иң яхшы оешма” номинациясендә төзекләндерү идарәсе, “Иң яхшы балалар бакчасы” номинациясендә  “Алтынчәч” балалар бакчасы һәм “Иң яхшы мәктәп” номинациясендә 4нче санлы гимназия җиңүчеләр дип табылды.  Җиңүчеләрнең барысына да диплом һәм бүләкләр тапшырылды.

Айгөл Идиятуллина

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев