Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Фәнис Яруллинның апасына 90 яшь тулды

Бөек Ватан сугышы ветераны толы, Кызылъяр авылында яшәүче Нәсиха Фәхретдинова 90 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтте. Ул – якташ язучыбыз, Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллинның бертуган апасы.

Нәсиха апа биш балалы гаиләдә туып үсә. Әтиләре Гатаулла Яруллин 1941 елның августында сугышка алына, тик аңа исән-сау әйләнеп кайтырга насыйп булмый, 1942 елның гыйнварында һәлак була. Аның үле хәбәре килеп, ике ай үтүгә, кызы дөньяга килә,  төпчекләре әти назын, аның җылысын татымый да кала. Яу кырында башын салган әтиләре дә алтынчы баласы туганын белми һәлак була.

Нәсиха апа әтисен яхшы хәтерли.

Әтиебез бик яхшы кеше иде. Ул эштән кайтканда, без аның каршысына йөгереп чыга торган идек. Ул барыбызны да, берәм-берәм, күккә чөеп ярата иде, – ди ул.

Шулай итеп, әниләре Бибигафифә 35 яшендә алты бала белән тол кала.

“Әниебез бик сабыр, тырыш иде, безне аякка бастыру өчен күп көч куйды”, – ди Нәсиха апа.

“Энем Фәнис барыбыз арасында да иң тынгысызы, тырышы булгандыр. Нинди генә эш булса да, алдан йөри торган иде. Бераз булса да тамак туймасмы икән дип, 7нче сыйныфны тәмамлагач, эшкә керде”, – ди ул.

Нәсиха апа үзе дә кечкенәдән кул арасына керә, сугыш чорында үскән башка балалар кебек, колхоз эшенә җигелә, утауда, урып-җыюда, ашлык суктыруда эшли.

Үсеп, буй җиткергәч, 1949 елда авылдаш егете, Бөек Ватан сугышында катнашкан Фаиз белән гаилә корып җибәрә.

“Башта әниләр белән яшәдек. Аннары үзебез йорт салып чыктык, тормыш иптәшем бөтен эшне белә торган балта остасы иде”, – ди Нәсиха апа.

Тормышка чыккач, балалары бераз үскәч, авыл мәктәбендә техничка булып эшли. Баулыда төзелеш-монтаж идарәсе ачылгач, шунда урнаша, төрле эштә эшли. Шәһәрдәге күп кенә төзелешләргә Нәсиха апаның да өлеше кергән. Аннары ул берникадәр вакыт район үзәк хастаханәсендә эшләп ала. Кызылъяр янында комбикорма заводы ачылгач, шунда эшкә керә һәм лаеклы ялга чыкканчы шунда хезмәт куя. Пенсия яшенә җиткәч тә дүрт ел эшли.

Нәсиха апа тормыш иптәше белән 57 ел бергә тату гомер кичергәннәр, 4 балага гомер биргәннәр. Бүгенге көндә кызлары Нәфисә – күрше Ютазы районында, уллары Зөфәр – Чаллыда, Риф Баулыда гомер итә. Бер уллары вафат. Кызганычка каршы, Фаиз абый да 15 ел элек мәрхүм булган. Шуннан бирле юбиляр зур өйдә берүзе гомер итә. Ул бер дә тик тормый, гел хәрәкәттә: хуҗалыктагы бар эшне үзе башкара.

“Бар эшне үземчә эшлим дә куям. Ә олы эшләрдә балалар кайтып, булышып тора, рәхмәт”, – ди Нәсиха апа.

 Балалары, оныклары һәм оныкчыклары гел хәлен белеп, шалтыратып, кайтып торалар. Олуг юбилее көнне дә кадерле кешеләрен котларга төп йортка җыелдылар.

Нәсиха апаны гомер бәйрәме белән Кызылъяр авыл җирлеге башлыгы Эльвира Сафина һәм Фәнис Яруллинның музей йорты җитәкчесе Гүзәлия Газизуллина да тәбрикләде, бүләкләр тапшырды.

Нәсиха ападан озын гомерле булу серен дә сорамый калмадык.

“Озын гомерле булу өчен, гел хәрәкәттә, хезмәттә булырга кирәк. Мин кечкенәдән утауга йөри башладым, шуннан бирле эштән туктаган юк”, – ди ул.

Нәсиха апа ил-көн, район яңалыкларын “Хезмәткә дан”нан белеп тора, район газетасын күптәннән алдыра.

“Бер дә язылмый калганым юк, кызыксынып укыйм”, – ди юбиляр.

Нәсиха апаны энесе Фәнис Яруллинны искә алу кичәләренә, укучылар белән очрашуларга чакырып торалар. Язучының Кызылъярдагы музей йортында да ул еш кунак була. Соңгы елларда, пандемия белән бәйле чикләүләр кертелгәч кенә, очрашулар сирәгәйде. 90 яшьлек олуг юбилеен да Нәсиха апа Фәхретдинова иң якын кешеләре белән генә билгеләп үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #кызылъяр #баулы #фәнисяруллин