Тиздән халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү һәм торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан 2005 елдан бирле “Жилсервис” оешмасында хезмәт итүче Радик Мөхәммәдиев турында язма тәкъдим итәбез.
Радик Мөхәммәдиевның эш көне иртәнге сәгать җидедән башлана. Ул “Жилсервис” оешмасы карамагында булган күп катлы йортлар ишегалларын кышын кардан арындырып, тракторы белән карны эттереп чыгара. Кайчандыр СПТУ-14тә шофёр-тракторист һөнәрен үзләштергән егет башта УТТда хезмәт куя, аннары язмыш җилләре аны “Жилсервис” оешмасына китерә. 17 ел дәвамында ул биредә үз эшенең тәмен белеп эшли.
– Мин кышын йортлар ишегалларын кардан чистартам, капремонтлар башланса, төзелеш материаллары ташыйм, – ди ул. –Эштә авырлыклар юк, директорыбыз запас частьләрне алып тора. Ремонтта яткан чаклар булгалый, ансыз гына булмый. Шулай да эшебез көйле бара. Коллегаларымнан да уңдым, һәрвакыт ярдәм итеп торалар. Эшемнән канәгать, зарланмыйм. Мин хәзер һәр ишегалдының һәр почмагын яхшы беләм, кайда кое урнашкан, барысы да хәтердә тора.
Оешмада бердәнбер тракторист Радик Мөхәммәдиевны һәркем хөрмәт итә, һәр эшен җиренә җиткереп башкарган хезмәткәрнең эшеннән йортта яшәүчеләр дә канәгать.
– Радик үз эшен яхшы белә, беркайчан да күп сөйләшеп тормый, – ди Һади Такташ урамындагы 29нчы йорты өлкәне Роза Калугина. – “Жилсервис”ка бер шалтырату җитә, шундук килеп җитәләр.
Радик Гарифуллин хезмәттәше Радик Мөхәммәдиев белән бергә оешмада инде җиде ел хезмәт куя.

– Радик белән эшләү җиңел, без бер-беребезне ярты сүздән аңларга күнектек. Ул булмаса, эшләр туктап кала, – ди ул.
Торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләреннән башка тормышыбызны күз алдына да китереп булмый. Алар – тәүлек буена эштә булган, рәхмәт сүзләренә лаек кешеләр.
Бүген, 17 март көнне, 19 сәгатьтә Баулы телевидениесе эфирында карый аласыз.
Автор фотосурәте
Нет комментариев