Татарстан республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов 41 район башлыгына яңа коммуналь техника ачкычлары тапшырган.
Казанда узган тантаналы чарада Баулы районы администрациясе башлыгы Ильяс Гозәеров районыбызның урам-юл челтәрен чисталыкта тоту өчен яңа коммуналь техника – мини-погрузчик һәм “Амкодор” фронталь погрузчик – ачкычлары алды.
Республика районнарына барлыгы 69 машина бирелгән. Барлык яңа машиналар ГЛОНАСС системасы белән җиһазландырылган.
Нет комментариев