Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы җитәкчеләре район газеталарына языла

Баулы районында “Хезмәткә дан” һәм “Слава труду” газеталарына ташламалы бәядән язылу кампаниясе дәвам итә.

Абунә декадасы, гадәттәгечә, яз көне үткәрелә. Быел да шәһәр һәм район халкы 4-14 апрельдә район газетасына ташламалы бәядән языла. Баулы районы предприятиеләре җитәкчеләре дә, район яңалыкларыннан хәбәрдар булып тору өчен, абунә кампаниясендә актив катнаша.

“Мин район газетасына ел саен язылам, әти-әниләремне дә яздырам, – ди Александровка авыл җирлеге башлыгы Валентина Уварова. – Мин газетаны кызыксынып укыйм. Балам балалар өчен махсус биттәге мавыктыргыч биремнәр һәм әкиятләрне аеруча ярата”.

“Мин ел саен әти-әниемне район газетасына яздырам. Миңа газетада якташларыбыз турындагы язмалар аеруча ошый. Газета битләрендә дусларым турында да мәкаләләр еш дөнья күрә”, – дип сөйләде безгә Баулы районы контроль-хисап палатасы рәисе Рөстәм Ямаев.

Баулы районы башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин да район газеталарына абунә рәсмиләштерде.

“Мин “Хезмәткә дан” һәм “Слава труду” газеталарын күптәннән алдырам, – ди ул. – Быел “Хезмәткә дан”да яңа рубрика ачылуын күрдем: хәзер газетаның һәр санында республикада танылган “Шәһри Казан” газетасы авторларының әдәби әсәрләре басыла башлады. Шунысы сөендерә: редакция газета укучыларга төрледән-төрле рубрикалар тәкъдим итеп тора”.

“Баулы-информ” редакциясе баш мөхәррире һәм җитәкчесе Евгения Леванова район җитәкчеләре белән атналык киңәшмәдә абунә декадасы һәм газетага язылучылар арасында үткәрелә торган бүләк уйнату турында җентекләп сөйләде.

“Хезмәткә дан” һәм “Слава труду” газеталарына почта бүлекчәләрендә һәм редакциядә (Баулы, Пионер урамы, 9) язылып була. Белешмәләр өчен телефон:  5 64 50.

Реклама хокукында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев