Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы әбиләре хәрбиләргә оекбашлар бәйлиләр

Иман йортына укырга йөрүче апалар изге эшкә керешкәннәр – хәрбиләргә ярдәм йөзеннән, оекбаш бәйли башлаганнар. “Гали” мәчетендә эшне Гөлсорур абыстай оештырган.

Мәчеткә генә хас тынлыкта бүген бары тик бәйләм энәләре тавышы гына ишетелә. Унбиштән артык ханым бердәмләшеп эшкә тотынган.

“Без бу эшне Аллаһ ризалыгы өчен башлап җибәрдек,– ди Гөлсорур абыстай Гафурова. – Шушы оекбашлардан да кирәкле әйбер булмас, дип уйладык.

Барлыгы 25 пар оекбаш бәйләдек инде. Бәйләгәннәрен җибәрә торабыз. Әле тагын 40 пар бәйләргә әзербез. Шәкертләребез әйтү белән тыңладылар, рәхмәт барысына да. Оекбашларыбыз сугыш кырындагы ир-егетләргә барып җитсен, шуларны киеп, әйләнеп кайтырга язсын”.

Оекбашларны бәйләү өчен, Гөлсорур абыстай җепне үзе сатып алган, тагын да алырга исәбе. Шунысын да әйтергә кирәк, Гөлсорур абыстай үз гаиләсе исеменнән 34 пар термобельё, аптечка, курткалар да алып җибәргән булган.

Гөлзәрия Хәлиуллинаның Әлмәттә яшәүче оныгы Тимур бүгенге көндә махсус операциядә катнашырга Украинага юл тоткан.

“Оныгым, Казанда хәрби әзерлек узганнан соң, кичә Украинага китте, – ди Гөлзәрия ханым. – Бик борчылып торам. Нәрсә кирәк барысын да алып җибәрергә туры килде, анда кием дә, резин итекләр, көрәккә, җылыткычка кадәр бар. Казанда булганда да һәр атна саен күчтәнәчләр, мантылар, өчпочмаклар пешереп алып бардык барысына да, алар бит анда күпләр. Әле киткәндә юлына да әзерләп җибәрдек. Исән генә йөреп кайтсыннар балалар, бар теләк шул. Ә без кулдан кигәнчә ярдәм итәрбез”.

Рәсимә Хөббәттулина да мәчеткә укырга йөри, оекбаш бәйләү эшенә ул да теләп кушылган.

“Оекбашны осталыгыңа, вакытыңа карап бәйлисең, – ди Рәсимә ханым. – Мин үзем ике көнгә бер пар оекбаш бәйләргә мөмкинмен. Сугышлар тизрәк тәмамлансын иде. Абыстайлар белән укыган саен догалар кылабыз алар өчен. Сугыш беркемгә дә кирәкми, алар ягыннан да аналар, безнең яктан да аналар бар бит. Ә һәр ана баласының исән-сау булуын тели. Без, татар хатын-кызлары, кечкенәдән бәйләргә өйрәнгән кешеләр бит, безгә оекбаш бәйләүнең бер кыенлыгы да юк.

Ханымнар мәчеттә бәйләм артында ике-өч сәгатьләрен уздыралар. Аннары, бәйләмнәрен дәвам итәргә дип, өйләренә дә алып китәләр.

Фото: Айгөл Хөсәенова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев