Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Җанлы даруханә

Кызылъяр авылында яшәүче Виктор Гыйләҗетдиновның хуҗалыгында җанлы даруханә бар. Инде ун ел ул Швейцария токымлы кәҗәләр үрчетә.

Виктор Гыйләҗетдиновка 75 яшь, һөнәре буенча төзүче. Владивостокта туган, Башкортстанның Октябрьский шәһәрендә яшәгән. Менә инде берничә ел Кызылъяр авылында яши.

Виктор Гыйләҗетдинов хуҗалыгында 50дән артык кәҗә бар. Аның өчен кәҗәләр туендыручылар гына түгел, табиблар да. Кәҗә сөтенең файдасы турында күптән билгеле. Ул гадәти булмаган тәмгә генә түгел, дәвалау үзлекләренә дә ия. Бу продукт бик файдалы санала. Әгәр сөтне еш куллансаң, ул буыннарны артроз, остеопороз һәм сөяк системасының башка авыруларыннан саклый, тырнак, теш һәм чәчләрнең торышын яхшырта, эчәклек һәм ашказанының сәламәтлеге турында кайгырта, аллергия реакцияләрендә ярдәм күрсәтә, бавыр эшен җиңеләйтә. Кәҗә сөте нерв системасына да уңай тәэсир итә. Виктор кәҗә сөте белән күп кешеләргә дәваланырга ярдәм иткәнен әйтте.

Виктор үз кәҗәләрен яратып карый. Һәр кәҗәнең үз исеме бар. Биредә Катюша, Рәсимә, Нәсимә һәм башка бик күп “кызлар” бар.

Виктор сүзләренчә, азыкны – печән һәм комбиазык сатып алырга туры килә. Хуҗа эшләгән акчаның барысы да азык сатып алуга китә.

Виктор файдалы сөт продукциясен балалары белән уртаклаша, авылдашларына сата. Сүз уңаеннан, сыр, эремчек, май, һәм кымызны ул үзе ясый.

Виктор Гыйләҗетдинов хуҗалыгында кәҗәләр генә түгел, үгезләр дә бар. Тавыклары да бик күп. Аның сүзләренә караганда, җәен ул каз, үрдәк, йөздән артык бройлер үстерә.

Виктор Гыйләҗетдинов – терлекчелек белән тирәнтен мавыгучы кеше, шуңа күрә ул кәҗәләрнең баш санын арттырырга уйлый.

Айгөл Хөсәенова

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев