Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Ябыгучыларга мунча керү өчен биш киңәш

«Мунча керү артык авырлык китермәсә генә файдалы була», - ди 40 ел мунчачы булып эшләүче ир-ат.

Бераз ябыгу өчен мунчага керү дә ярдәм итә икән. 40 ел чамасы мунчачы булып эшләүче Валерий Ермолаев мунча керү серләре турында «Челнинские известия» сайтына сөйләгән.

Ябыгырга теләсәгез, мунчага кергәч, гел күп итеп пар чыгарып тормагыз. Чабынган саен, мунча ташына 200-300 мл су сибү җитә.

Парлана торган бүлмәгә беренче тапкыр кергәндә 3-5 минут кына торыгыз, бераз җылынып чыгыгыз. Бу вакытта ятып тору хәерле, яткан килеш организмнан күбрәк сыеклык чыга.

Икенче тапкыр кергәндә 5-6 минут парланыгыз, бу юлы да ятып тору хәерле.

Аннары кергәндә себерке белән массаж ясарга, тәнне себеркеләр белән ышкырга була.

Шушы кагыйдәләрне үтәсәң, парлана торган бүлмәнең файдасы күбрәк булыр.

Тик артыгын кыланмагыз. «Мунча керү артык авырлык китермәсә генә файдалы була. Ябырга теләүчеләр шуны аңларга тиеш: парлана торган бүлмәдә билгеле бер авырлыкны киметеп була, мунчага керү ябыгырга ярдәм итсә дә, аның нигезе булып тормый», — дип аңлата мунчачы.

Чыганак: ntertat.tatar

Фото: Салават Камалетдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Бавлы