Бүген, чып-чын матур карлы кышкы көнне, Баулыда Нәүрүз − фарсы һәм төрки халыкларның Яңа елны каршылау бәйрәмен үткәрделәр.
Әле кичә генә тездән диярлек кар белән капланган Октябрь мәйданы бүген иртән көзге кебек тап-такыр иде. Төзекләндерү идарәсе эшчеләре аны иртәнге алтыдан ук бәйрәмгә чистартып куйды. Ә бүген бит аларның һөнәри бәйрәмнәре...