Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Топинамбурның файдасы

Күп кенә кешеләр үз бакчаларында топинамбур үстерә.

Күпчелек бакчачылар топинамбурны бик яратып үстерә. Төньяк Америкадан таралган бу үсемлекне "җир грушасы" дип тә атыйлар. Иң мөһиме - ул бик файдалы үсемлек. Аның бүлбеләре инулинга, макро- һәм микроэлементларга, пектин матдәләргә бай, ул зарарлы матдәләрне һәм нитратларны бөтенләй тупламый.

Топинамбурның шикәр чире, йөрәк-кан тамырлары, подагра, атеросклероз һәм симерү чирләреннән файдасы тия. Шулай ук сидек һәм үт куыгында таш, инфаркт булганда, яман шеш авыруын профилактикалау максатында кулланалар. Аңардан ясаган төнәтмә кан басымын түбәнәйтә, кандагы шикәрне төшерә, гемоглабинны күтәрә, бавыр өчен дә бик файдалы.

Топинамбурда кеше организмы яхшы үзләштерә торган үсемлек инсулины бар. Бу — аның төп дәвалау сыйфаты.

Бер аш кашыгы вакланган топинамбурга бер стакан кайнар су салып, бераз кайнатырга һәм сөзәргә кирәк. Көненә өч тапкыр стаканның өчтән бер өлешен эчәргә. Дәвалауны ике атна дәвам итәргә мөмкин.

Топинамбур салкыннарга кадәр үсүен дәвам итсә дә, аның бүлбеләрен сентябрь ахырында — октябрь башында алырга мөмкин. Башта сабакларын җирдән 15-16 сантиметр калдырып кисәләр, аннары бүлбеләрен казып алалар. Әгәр уңыш күп булса, күп өлешен казып алмыйча, җирдә язга кадәр калдырырга да була. Язын, кар эрү белән, бүлбеләрне казып алып, салат яисә башка ризыклар әзерләргә мөмкин.

Топинамбурны саклау бәрәңгегә караганда мәшәкатьлерәк. Алар бик тиз кибеп бетә. Шуңа да бүлбеләрне дымлы комга күмеп, базда яисә подвалда 0-1 градус температурада сакларга киңәш ителә. Моның өчен башта эре бүлбеләрне яхшылап юалар, киптерәләр һәм бер-берсенә тиеп тормаслык итеп, ком белән аралаштырып, тартмага тутыралар.

Фото: /pixabay.com

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X